Accessibility links

АКШ Сүрия төньягында илнең Демократик көчләре, көрд, гарәп төркемнәре коалициясе контроле булган районнарда зур булмаган күләмдә хәрбиләрен калдырырга җыена. Аларның максаты - "Ислам дәүләте" сугышчан төркемнәре калдыкларыннан чистарту һәм төбәктә тотрыклылык тәэмин итүне гарантияләү диелә.

Америка Кушма Штатлары Сүрия төньягында беркадәр хәрбиен калдырырга җыена. Бу хакта Дональд Трамп идарәсендәге чыганакка таянып, The Washington Post хәбәр итә.

Америка хәрбиләренең максаты - кайбер илләрдә, шул исәптән Русиядә дә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме калдыкларыннан чистартып бетерү, төбәктә тотрыклылык тәэмин итүне гарантияләү диелә.

Элегрәк АКШ саклану министры Джеймс Мэттис Америка гаскәрләре Бәшәр Әсад хакимияте һәм Сүрия оппозициясе низагны сәяси хәл итү турында килешкәнче Сүриядә калачак, дип белдергән иде. Газетка кайбер экспертлар АКШ Сүриядә Иран йогынтысына каршы тору бурычын да куя, дип әйткән.

Хәзер Сүриядә рәсми рәвештә 503 американ хәрбие бар. Алар Сүриянең Демократик көчләренә ярдәм итә. Шулай ук илдә АКШның берничә йөз хәрбидән торган махсус куәт көчләре, артиллериясе һәм хәрби һава диспетчерлары булуы билгеле.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG