Роскосмос хезмәте иярчен белән элемтәгә кереп булмады, дип белдерә. Ракетта моннан тыш тагын 18 иярчен булган.
Амур өлкәсендәге Восточный галәм аланын 2012 елда төзи башлаганнар иде. Төзелеш бәясе йөзләрчә миллиард сумнар белән бәяләнә. Аның тирәсендә шактый күп җәнҗал булды. Восточныйдан беренче ракет 2016 елның 27 апреленә билгеләнгән иде. Аны карарга Владимир Путин да килде. Әмма техник җитешсезлекләр аркасында очышны бер көнгә кичектерделәр.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.