Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэриясе татар телен яклау митингын алтынчы тапкыр тыйды


Татар телен мәктәпләрдә дәүләт теле буларак укытуны таләп итеп Казанда хәтер көнендә күтәрелгән плакат
Татар телен мәктәпләрдә дәүләт теле буларак укытуны таләп итеп Казанда хәтер көнендә күтәрелгән плакат

"Азатлык" татар яшьләре берлегенең татар телен яклауга багышланган митинг уздыру турындагы белдерү хатын Казан башкарма комитеты алтынчы тапкыр кире каккан. Бу юлы Казанда 900 кешелек урам чарасы уздыру өчен мәйдан булмавын сәбәп иткәннәр.

Азатлыкка билгеле булганча, Казан башкарма комитеты татар телен яклау митингын килештерүдән чираттагы тапкыр баш тарткан. Бу юлы Казанда 900 кешелек урам чарасы уздыру өчен буш мәйданнар юк, дип белдерелгән. Бүген активистлар җиденче белдерү хаты кертте.

Моңа кадәр мэрия мөрәҗәгатьләрне активистлар тиешле дәрәҗәдә иминлек чаралары күрә алмас дип кире каккан иде. Соңрак митингның максатларын төгәлрәк күрсәтүне сорады.

Активистлар башкарма комитетны мәхкәмәгә бирергә җыена.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG