Accessibility links

Татфондбанк һәм Интехбанк мөштәриләре митинг уздырырга җыена


Бөлгенлеккә төшкән банклардан акчаларын ала алмаучылар митингындагы плакат

15 декабрьдә - Татфондбанкта вакытлы идарә кертелүгә бер ел тулган көнне Татарстанның бөлгенлеккә төшкән банклар мөштәриләре митингка чыгарга җыена. Казан мэриясе ачык чара уздыру өчен Крылья Советов паркын тәкъдим иткән.

Митингның максаты – Татарстан прездиенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, Татфондбанк һәм Интхебанк кредиторларына Республика ярдәм фонды аша тулы күләмдә акчаларын түләп бетрүне сорау. Моннан тыш, Русия эчке эшләр министрлыгына банкларның бөлгенлеккә төшүендә гаеплеләнүчеләргә җинаять эшен ачу һәм Тикшерү комитетына Татарстан банкларындагы хәлләрне тикшерүне аерым контрольгә алу турында мөрәҗәгатьләр булачак. Бу хакта чараны оештыручыларның берсе Ким Артомонов Idel.Реалиига сөйләгән.

Финанс хәлләре тотрыксыз булу сәбәпле, Русиянең Үзәк банкы узган елның 15 декабрендә Татфондбанкта, 23 декабрьдә аның партнеры Интехбанкта вакытлы идарә урнаштырды.

Бу елның 3 мартында Үзәк банк әлеге банкларның лицензиясен алу турында белдерде. Татарстанның Арбитраж мәхкәмәсе банкларны банкрот дип таныды. Былтыргы декабрьдән бирле банклар мөштәриләре даими рәвештә ризасызлык чаралары уздырып килә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG