Татарстанның көнчыгышында яшеренгән бер авылның халкы борынгы монетеистик дин принциплары нигезендә яши. Алар үзләрен “чын чуаш” дип атый, ә диннәрен – “ата-бабалар йоласы” ди. Алар Турă алласына ышана, аңа корбан китерә, борынгы җеназа йоласын үти һәм үз аллалары аларны бөтен авырлыклардан саклый дип ышана. Азатлык басуда дога кылу йоласын күзәтте һәм чуашларның Чулман артында диннәрен саклау һәм популярлаштыруга ничек ирешүләрен ачыклады.

Бисмилла – Татарстанның Әлмәт районында урнашкан Иске Сүркә авылы чуашлары үзләренең гыйбадәтен шушы сүздән башлый. Алар раславынча, бары тик шушында гына борынгы йолалар сакланган – алар ел саен басуга “Учук” дип аталган дога кылу йоласына чыга. Үзләренең авылларын Патраклă дип атый.

Иртән иртүк авыл янындагы яшел бер калкулыкта изге чишмә янына милли киемнәрдә ике дистәгә якын кеше җыелды. Алар ерактан күренә – чөнки барысы да диярлек кызыл яки ал төстәге кием кигән. Биек калкулыкта ун учактан төтен күтәрелә. Һәр учакта казан асылган, аларда су кайный.

Әле сәгать иртәнге алты гына, ләкин калкулыкта тормыш кайный. Татарстанның Чулман арты чуашларының “Учук” фестивале рәсми рәвештә сәгать унда гына ачыла, ләкин чуашларга моңа кадәр үзләренең йоласын башкарып, кунакларны каршы алырга әзерләнергә кирәк.

Учаклардан ерактарак – яшь үгез бәйләп куелган. Аны ирләр карап тора. Берничә минуттан малны корбан итәчәкләр, ләкин аңа кадәр хатын-кызлар дога укырга тиеш.

ПАТРАКЛĂ

– Мин мәктәптә эшләгәндә Сĕркенең оныгының оныгыннан авыл тарихын язып алдым. Аның белән таныш идем, якында гына яши иде. Аның сөйләвенчә, ата-бабалары Чага авылыннан качкан. Харитада ул авылны таба алмадым, – дип сөйли хатын-кыз. – Алар бирегә килгән. Монда берни булмаган – урман гына. Хәтта татарлар да булмаган! Әле мин дә ул урманны хәтерлим. Безгә яхшы урын тапканнары өчен Сĕрке гаиләсенә рәхмәтләр укыйбыз.

Явыз Иваннан соң ни булганын беләсез. Тарих белән таныштырсыз. Барысын да чукындыра башладылар. Сĕрке исемле бер чуаш, аның тугыз улы һәм бер кызы – Матрÿне булган. Алар Казан артында яшәгән. Чукындырырга килгәч, алар шушы якларга качып киткән.

Галина Бикбова, урыс теле һәм әдәбияты, чуаш мәдәнияте укытучысы

Галина Бикбова ул вакытта әле урман белән капланган калкулыкларга беренче кешеләрнең килеп урнашуын искә ала. Үзенә һәм тугыз улына йорт салу җиңел эш булмый.

Йөз ел да узмый, Сĕрке нигез салган авылга чукындырырга киләләр. Авылны Самар губернасы Бөгелмә өязе Ивановский кантонына кертәләр. Старшина һәм писер билгелиләр. Бераздан авылда миссионерлык мәктәбе ачыла. Ләкин Иске Сүркә халкын чукыныдыра алмыйлар – атакайны куалар.

– Бездә чиркәүнең булганы да юк. Чукындырылганнар бар, әмма без толерант халык, ди Бикбова. – XVIII гасырда чукындырылган өч-дүрт гаилә булган, аларны елга аръягына куганнар. Ул урам хәзер Заречье дип атала. Бездә мөселман диненә күчүчеләр дә бар. Күргән булсагыз, авылда өч зират – православ, мөселман һәм чуаш. Авылда без күп калмадык, ләкин үз динебезне тотабыз, беркемне дә көчләп дингә кертмибез, киләләр икән, кабул итәбез. Чукынганнармы-юкмы, мөселманнармы-түгелме – без бик толерант.

– Сезнең динегез сезгә нәрсә бирә? Ни өчен монда ел саен шулай дога кыласыз? – дип сорый Бикбовтан бер журналист.

– Без аның ярдәм итүенә ышанабыз. Әйтик, бөтен җирдә гарасатлар була, кешеләрне, йортларны очыртып алып китә, су басулар күп. Ә бездә, аллага шөкер, барысы да әйбәт. Хәтта Васильевкада (иң якын авыл – ред.) бер елны гарасат булып, бөтен нәрсәне очыртты. Ә без – сау-сәламәт. Безне алла саклый, шуңа күрә бернидән дә курыкмыйбыз, дибез. Телефоннан гарасат турында кисәтүләр килә, ә без: “Юк, безне алла саклар”, дибез.

Чуашларның традицион дине

– Сезнең динегез – мәҗүсилекме?
– Әйе, шулайдыр, – ди чишмәдә ярма юуучы бер хатын.
– Ә Галина “юк”, дип әйтә – дип җавап бирә икенчесе.
Бикбовадан сорыйбыз – ул белгеч.

– Дөрес түгел, безнең дин мәҗүсилек түгел. Бу христианлыкка кадәр булган чор. Безнең бер өлкән алла бар – Тура. Елганың үз йорты, басуның үз йорты, агачларның үз йорты бар, урманга барганда – урман иясен искә төшерәбез. Мунча якканда анда яшәгән ия турында сөйлибез. Су коенганда су иясен искә алабыз. Без бу ияләр гаиләсен кешеләр мисалына күчерәбез. Анда да иң өлкәне бар, һәрберсенең үзе билгеләгән алласы бар, дип аңлата Бикбова.

Унбер ел элек шушы урында Чулман арты чуашларының Ачык фестивале уза, ә аңа берничә сәгать кала – “Учук” йоласы. Чуашлар ят кешеләргә йоланы карап торуны тыймый, алай да бәйрәм алдыннан күрше аланда корбан чалулары турында бик сөйләми.

Чуашлар ураза тотмый, аларның руханилары да, муллалары да юк. Алар барысын да бергә эшли. Шуңа күрә гореф-гадәтләре дә сакланган. Алар үз диннәре дөньядагы хәзерге заманча диннәргә нигез булган дип ышана.

– Бездә шул ук кагыйдәләр. Бәйрәмнәр христианннарныкына охшаган. Ләкин пасханы күпкә иртәрәк бәйрәм итәбез. Без шушы диндә туган икән, димәк, аллага шулай кирәк булган, һәм без аны ахырга кадәр сакларга тиеш, ди Галина Бикбова.

Чуашларның диннәренең асылы – табигатькә табыну, аны саклау һәм аның белән килешеп яшәүдә. Аларның дине – агрессив түгел, чуашлар аны беркемгә дә көчләп такмый. Ә менә каршы чыгучылар җитәрлек – православлар бәйрәм уздыруга һәм дога кылу йоласына әледән әле каршы чыга.

– Бездән соң дин калмас инде. Яшьләр аны санга сукмый – күпләре чукына. Безнең дингә күрә, әгәр хатын-кыз чукына икән, бу гөнаһ түгел, ә инде ир-ат җитлеккән яшендә, аек акылында чукынса, зур гөнаһ санала.

Авыл халкы гореф-гадәтләрен яшьләргә биреп калдырырга тырыша – җирле клубта кичәләр уздыра, дин, тарих турында сөйли. Чуаш туйлары уздыралар. Алар гадәттә көз көне, кыр эшләре тәмамлангач уза.

icon muted
Гыйбадәт кылу

Өч ир үгезне бәйдән ычкыныдыра да, аланга, су буена алып килә. Бу вакыта хатын-кызлар зур тустаганда өй сырасы – сăра, тоз, чүмеч белән су, сөлге һәм кабартма алып килә.

Ирләр бозауны арканнан тота, хатын-кызлар дога укый. Кулларында – малга дип алып килгән әйберләр.

Берничә минут дога укыганнан соң Галина Бикбова (доганы ул укый) сөлгене чирәмгә җәя һәм кабартманы кулы белән бүлгәләп, кисәкләрен сөлгегә куя. Икенче бер хатын-кыз бозауның башын юа. Малга бу ошамый, ул ычкынырга омтыла.

– Амин, амин, амин – дип, өч тапкыр баш иеп, хатын доганың төп өлешен тәмамлый.

Ул өченче хатынның кулындагы сыраны ала һәм доганы кабатлап, сөлге тирәсендәге үләнгә сибә.

– Амин, амин, амин, – дип тагын кабатлый.

Хатыннар сөлгене һәм аңа төрелгән кабартманы алып, икмәкне агызып җибәрер кечкенә инеш янына китә. Бу вакытта бер ир үгезне башыннан сыйпый.

Хатын-кызлар кире әйләнеп килә. Ирләр бозауны көч белән җиргә егып сала – ул карыша. Иң яшь ир – аңа 40 яшьләр тирәсе – пычак һәм балта кадап куелган агач төбе янына йөгерә. Пычакны алып, икенче бер иргә тоттыра. Пычаклы ир бер селтәнә һәм пычак малның муенына кадала. Бозау акыра, аккан каннан үлән ал төскә керә.

Өч ир аланда кала һәм түшкәне эшкәртә башлый. Чуаш динендә мал чалуны балаларга, яшь хатыннарга, кызларга күрсәтү тыела (малны агач арасында, махсус урыннарда чалганнар).

Шуның белән гыйбадәт әле бетми. Ирләр малның тиресен салдыра, итен ала, башын һәм аякларын кисеп ала. Башы һәм бергә бәйләп куелган аяклар гыйбадәтнең икенче өлешендә кулланыла. Ә эчәкләре һәм тиресе – махсус бер урынга күмелә.

Берәр сәгатьтән малдан аяклары белән башы гына кала. Ирләр башның мөгезенә җеп тагалар һәм аңа аякларын бәйлиләр. Җептән тартып инеш янындагы имән янына алып киләләр. Анда баскыч тора. Бер ир баскычтан менә һәм баш-аякларны ботакка бәяләп куя. Аннары һәркемгә тустаганнан сыра эчертәләр. Йоланың төп өлеше тәмам.

icon muted

Гадәттә чуашлар әлеге басу йоласы вакытында үгез суймый – каз йә сарык белән чикләнә. Гыйбадәт июнь ахырында башкарыла. Чуашлар догаларында үз аллаларыннан сәламәтлек, уңыш, халыкларның дус яшәвен һәм тынычлык сорый, рәхмәт әйтә.

Итле ботка пешкәннән соң, чуашлар аны кунакларга өләшә. Халык инде бу вакытта әлеге һәм якындагы тагын бер калкулыкка җыелган була. Шунда төп бәйрәм уза, бөтен Идел буеннан килгән коллективлар чыгышы өчен сәхнә куела. Шулай ук бу вакытта ризык өчен рәхмәт әйтеп зур дога кылына.

Чуашлар аңында дөнья төзелеше

Чуашлар дөньяны Турă алласы яраткан дип ышана, ләкин ничек икәне хәтерләрендә юк – бу бик күптән булган. Риваятьләргә күрә, Җирдә башта бер генә тел һәм бер генә дин булган. Ләкин алла соңрак 77 төрле халык, 77 тел һәм 77 дин яраткан. Чуашларга чуаш теле һәм дине эләккән.

Чуашлар күзаллаган дөнья – ул диңгез белән уратып алынган квадрат. Сәгать саен диңгез ярның бер өлешен ашый һәм әкрен генә агачка таба якыная. Агач квадратның уртасында тора, дөнья почмакларында торган дүрт багана (алтын, көмеш, бакыр, таш) белән бергә алар күк гөмбәзен тотып тора дөньяларны үзара тоташтыра – өске дөнья, безнең дөнья һәм аскы дөньяларны. Баганалар башында – оялар, анда өчәр йомырка, эчендә үрдәкләр. Дөнья почмакларында батырлар басып тора, алар кешеләрне барлык бәлаләрдән һәм бәхетсезлекләрдән саклый.

Өске катламнарның берсендә Кебе фәрештәсе яши. Аның төп вазифасы – кешеләрнең догаларын аллага ирештерү. Аннан астарак Кояш, аннары – Ай.

Иң өске дөньяда югары Турă алла яши. Ул яшеннәр яшьнәтеп, күк күкрәтеп, яңгырлар чакыра ала. Аның белән өске дөньяда изгеләр һәм тумаган балаларның рухлары яши. Кеше үлгәннән соң аның җаны салават күпере буйлап өскә менә. Әгәр кеше гөнаһлы булса, аның җаны тар күпердән аскы дөньяга – тәмугка төшә. Тәмугта тугыз казан, анда үлгән гөнаһлы кешеләрнең җаннары кайный. Шайтанның хезмәтчеләре – җир асты аллалары – казан астына ут ягып торалар.

Чуашлар дөньяның кап уртасында, агач янында яши. Алар ышануынча, диңгез агач янына кадәр килеп җиткәннән соң, дөнья бетә. Алла яңа дөнья яратачак.

"Учук" фестивале

Иртәнге тугызлар тирәсендә калкулыкта беренче чатырлар куя башлыйлар. Бер сәгатьтән анда “Учук” фестивале башлана. Якында гына беренче төркемнәр әзерләнә. Барысы да милли киемнән. Кемдер Чуашстаннан килгән, кемдер – Идел буеның башка төбәкләреннән. Сәхнә куелган, утыргычлар тезелгән, ризык сата торган чатырлар корылган. Шашлык кыздыралар.

Бу бәйрәм – гыйбадәт кылу кебек түгел. Ул күбрәк сабан туена яки шәһәр көненә охшаган – арзан уенчыклар, кыздырылган ит исе һәм халык иҗатын чагылдырлган чатырлар.

Иске Сүркә халкы өчен фестиваль бик мөһим – ул авылларында гыйбадәт кылу йоласын ачыктан-ачык уздыруга ярдәм итә.

– Совет чорында әбиләр яшеренеп кенә дога укый иде. Ә 90нчы еллардан соң ачыктан-ачык, фестиваль дәрәҗәсендә уза башлады, – дип сөйли Галина Бикбова. – Безгә [Айрат] Хәйруллин (Әлмәт шәһәре һәм районы башлыгы – ред.) үзе килә. Әлеге йоланы Чиләбе дә һәм Екатеринбурда күрсәттек. Анда чуаш үзәкләре бар. Парк тулы кеше иде, ботка җитмәде! Махсус автобус бирәләр. “Татнефть”, “Әлмәтнефть” безгә нык ярдәм итә. Алар безнең яхшы дуслар. Ләкин тәгәрмәчкә таяк тыгучылар да бар, гадәттә православлар. Тик алар күп түгел.

Иске Сүркә авылы халкы үзләренең фестивален һәм йоласын тагын күп еллар уздыра алырбыз дип ышана. Әмма балалары ата-бабаларының һәм Турă алласының истәлеген хөрмәтләргә теләмәсләр дип кенә курка алар.

Рәсемдәге саннарга басыгыз

Çӱлти тӗнче
Çут тӗнче
Леш тӗнче
Çӱлти тӗнче
Өске дөнья (аллалар, фәрештәләр һәм игелекле көчләр)
Çут тӗнче
Якты дөнья (бар терлек, кеше һәм үсемлекләр)
Леш тӗнче
Теге дөнья (шайтан, Сехметя һәм барлык явыз көчләр)
Чуашлар аңында дөнья төзелеше

Чуашлар дөньяны Турă алласы яраткан дип ышана, ләкин ничек икәне хәтерләрендә юк – бу бик күптән булган. Риваятьләргә күрә, Җирдә башта бер генә тел һәм бер генә дин булган. Ләкин алла соңрак 77 төрле халык, 77 тел һәм 77 дин яраткан. Чуашларга чуаш теле һәм дине эләккән.

Чуашлар күзаллаган дөнья – ул диңгез белән уратып алынган квадрат. Сәгать саен диңгез ярның бер өлешен ашый һәм әкрен генә агачка таба якыная. Агач квадратның уртасында тора, дөнья почмакларында торган дүрт багана (алтын, көмеш, бакыр, таш) белән бергә алар күк гөмбәзен тотып тора дөньяларны үзара тоташтыра – өске дөнья, безнең дөнья һәм аскы дөньяларны. Баганалар башында – оялар, анда өчәр йомырка, эчендә үрдәкләр. Дөнья почмакларында батырлар басып тора, алар кешеләрне барлык бәлаләрдән һәм бәхетсезлекләрдән саклый.

Өске катламнарның берсендә Кебе фәрештәсе яши. Аның төп вазифасы – кешеләрнең догаларын аллага ирештерү. Аннан астарак Кояш, аннары – Ай.

Иң өске дөньяда югары Турă алла яши. Ул яшеннәр яшьнәтеп, күк күкрәтеп, яңгырлар чакыра ала. Аның белән өске дөньяда изгеләр һәм тумаган балаларның рухлары яши. Кеше үлгәннән соң аның җаны салават күпере буйлап өскә менә. Әгәр кеше гөнаһлы булса, аның җаны тар күпердән аскы дөньяга – тәмугка төшә. Тәмугта тугыз казан, анда үлгән гөнаһлы кешеләрнең җаннары кайный. Шайтанның хезмәтчеләре – җир асты аллалары – казан астына ут ягып торалар.

Чуашлар дөньяның кап уртасында, агач янында яши. Алар ышануынча, диңгез агач янына кадәр килеп җиткәннән соң, дөнья бетә. Алла яңа дөнья яратачак.

Белешмә

Чуашлар – төрки халык. Күп өлеше Русиянең Чуашстан республикасында яши. Халык саны – 1,5 миллион чамасы. Күпмедер өлеше Казакъстан, Үзбәкстан, Украинада яши.

Чуашларның күпчелеге – православлар. Ислам һәм традицион чуаш дине вәкилләре дә бар.

Төп фәнни версиягә караганда, чуашлар – Идел буе болгарлары нәселе. Алар үзләрен шулай ук Болгарда яшәгән суварлар белән дә тәңгәлләштерә.

Чуаш телендә сөйләшәләр. Телләре төрки һәм фин-угыр телләренә охшаш.

Текст: Регина Хисамова. Фото: Сергей Потеряев.