Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге дәүләтләре башлыклары Русиягә карата чикләүләрне тагын алты айга озайту турында килеште. Бу хакта Европа Шурасы рәисе Дональд Туск белдерде.

Пәнҗешәмбе Брюссельдә узган саммиттан соң Дональд Туск үзенең Twitter-ында "Европа берлеге Русиягә карата икътисади санкцияләрне озайтуга бәйле көчләрен берләштерде", дип язды.

Украина президенты Петр Порошенко Европа берлегенең әлеге карарын "мөһим сәяси карар", дип билгеләде. Ул үзенең Facebook сәхифәсендә "Украина бербөтенлеген бозу һәм безнең илгә карата гибрид агерссияне туктатырга теләмгән Русиягә карата икътисади чикләүләрне дәвам иттерү - Европа берлеге лидерларының мөһим сәяси карары", дип язды.

Моңа кадәр Русиягә карата кабул ителгән чикләүләр мөддәте 2018 елның гыйнварында чыга.

Европа берлеге чикләүләре иң беренче тапкыр 2014 елның мартында Русия Кырымны аннексияләгәч кертелгән иде. Чикләүләрне шулай ук АКШ, Канада һәм башка дәүләтләр дә кертте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG