Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка янә Айга кеше җибәрергә җыена


АКШ Айга яңа очыш програмын башлый. Азатлыкның фән-фәсмәтән шәлкеме бу програм бүген нигә кирәк, ул никадәр кыйбат булачак һәм аның максатлары нинди дигән сорауларына җавап эзләде.

Бу атна башында АКШ президенты Дональд Трамп NASA-га Айга пилотлы очыш оештыру фәрманын имзалады. Соңгы тапкыр американ астронавтлары Айга 45 ел элек очкан булган. Бу програм нигә барлыкка килде? Аның максатлары нинди?

Мәгълүм булганча, Айга беренче кеше 1969 елның 21 июлендә аяк баскан. Барлыгы Айга АКШның 6 галәм төркеме очып, астронавтлары иярченгә чыккан. Соңгы тапкыр бу 1972 елда булган. Шуннан соң "Аполлон" програмы ябылган, башка бер дәүләт тә Айга пилотлы очышлар оештырмаган. АКШның бу миссияләргә чыгымнары барлыгы 25 миллиард доллар тирәсе тәшкил иткән, аерым елларда "ай програмы" NASA бюджетының 70% чамасын алган.

"Аполлон-11" очышында Айда АКШ байрагын урнаштырган Базз Олдрин
"Аполлон-11" очышында Айда АКШ байрагын урнаштырган Базз Олдрин

Соңы 45 ел дәвамында АКШ һәм башка илләр кешене Айга җибәрү нияте турында кат-кат белдергән, ләкин финанс чыгымнарның күләме бу сөйләшүләрне туктаткан. Трамка кадәр соңгы булып Айга кеше җибәрү ниятен 2004 елда Джордж Буш белдергән, ул кешенең Җир иярчененә 2020 елга кадәр кайтачагын әйткән иде. "Йолдызлык" дип аталган програмга 9 миллиард доллар бүлеп бирелгән булган, тик АКШның киләсе президенты Барак Обама финанс кризис вакытында програмны япкан.

"Йолдызлык" програмы галәмне өйрәнүнең "Space Launch System" програмына алыштырылган. Белгечләр аны Илон Маск хыялларына охшата.

Айга очу бүгенге көндә нигә кирәк?

Айны өйрәнү галимнәрдә зур кызыксыну уята, бу галәмне үзләштерүдә киң перспективалар ача. Кеше хыялы - Айда даими база төзү: анда су һәм файдалы казылмалар (тимер, алюминий, титан) бар.

Вакуум һәм очсыз кояш энергиясе электроника, металлургия, метал эшкәртү һһәм башка өлкәләрне үстерүгә яңа мөмкинлекләр бирә. Моннан тыш Ай галәмне өйрәнү өчен уңайлы база була ала. Галәм туризмы өчен дә Ай зур кызыксыну тудыра.

NASA Марска да очарга әзерләнә
NASA Марска да очарга әзерләнә

Програм никадәр кыйбатка чыгачак?

Шул ук вакытта шунысы аңлашыла: Айга берничә көнлек очыш кына оештыруда мәгънә юк. Биредә сүз чын база төзү турында барырга тиеш. Ләкин моның чыгымнары аеруча зур, АКШ бюджеты моңа әзер булмаска мөмкин.

2005 елда NASA Ай програмын 100 миллиард долларга бәяләгән иде. Сүз даими база түгел, ә "Аполлон"га охшаган 7 көнлек програм турында барган. NASA-ның еллык бюджеты - 19 миллиард чамасы.

XX гасырда зур чыгымнарны "салкын сугыш" белән аклаганнар. АКШ та, Совет берлеге дә миллиардлаган чыгымнарны галәмдә ил мәнфәгатьләрен яклау әһәмияте белән аңлата алган. АКШ белән Русия мөнәсәбәтләрен яхшы дип булмаса да, әлегә 1960нчы еллардагы "салкын сугыш" турында сүз бармый.

Алга таба нәрсә булачак?

Дональд Трамп инде берничә тапкыр астронавтларга Айга кайтырга кирәк дип белдергән. 11 декабрь имзалаган фәрманда ул Айны үзләштерүгә ашыгыч рәвештә кайтырга кирәклеген ассызыклаган. Трамп планына күрә Айда даими база төзү кирәк. Шул базадан кешелек Марска һәм башка планеталарга юл тота алачак дип көтелә.

Трампның теләген NASA-да инде хуплаганнар. Оешма җитәкчесе вазифаларын башкаручы Роберт Лайтфут NASA-ның кешене Айга җибәрүгә зур игътибар бирәчәген белдерде. Тик беренчел эш - проектка акчалар табу. Яңа чыгымнарны NASA-ның 2019 елгы бюджетына кертеп була, тик Конгрессның моңа ризалашырмы, әлегә билгесез.

2016 елда "Роскосмос" 2030 елга кадәр Айга астронавтларны җибәрергә җыенганын белдергән иде. 2035 елга кадәр анда Русия базасы төзи башларга җыеналар. Соңрак Русиянең галәм оешмасы Роскосмос Айга очу өчен астронавтларны җыю бәйгесен игълан итте. Бәйге нигезендә 5-8 кешене сайлап алу планлаштырыла.

Шул ук вакытта NASA Марска кеше җибәрү әзерлеген алып бара. Кызыл планетага очу планнары төрле хосусый оешмаларда да бар.

Кешелекнең Айны "яулау" тарихы

  • 1959 елда Айга тарихта беренче тапкыр "Луна-2" исемле совет планетаара станциясе килеп җитә. Аның эшен дәвам иткән "Луна-3" станциясе беренче тапкыр Айның арткы ягын төшерүгә ирешә.
  • 1966 елда АКШның "Surveyor" һәм советларның "Луна-9" җиһазлары Айга утыра.
  • 1968 елда АКШның "Аполлон-8" җиһазы Ай тирәли пилотлы очыш ясый. Ай тирәсендә очып, астронавтлар Җиргә кайта.
  • 1969 елның 20 июлендә кеше тарихта беренче тапкыр Айга аяк баса. "Аполлон-11" очышы кысаларында башта Нил Армстронг, аннары Базз Олдрин Айга чыгалар. Ай - Җирдәе кала кеше аяк баскан беренче һәм әлегә кадәр бердәнбер күк җисеме булып санала.
  • 1969-1972 елларда Айга АКШның тагын 5 очышы ясала, астронавтлар иярчен өслегенә чыга. Совет астронавтларын Айга җибәрү програмнары туктала.
  • 1990 елда, озын тәнәфестән соң, Айга "Hiten" япон иярчене юл тота. Шуннан соң АКШ янә иярченгә берничә җиһаз җибәрә.
  • XXI гасыр башында Кытай Айда база булдыру, аны тормышка яраклаштыру програмын чыгара. Шуннан соң мондый теләк белән АКШ, Русия, Европа Берлеге дә чыга. Айга янә күпсанлы җиһазлар, кораблар, иярченнәр юл тота.
  • 2016 елда Русия 2030 елга кадәр Айга пилотлы очыш оештырачагын игълан итте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG