Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һәлакәткә тарыган АН-148 очкычында Башкортстан кешесе дә булган


Һәлакәткә тарыган АН-148 очкычында Башкортстан кешесе дә булган
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:58 0:00

Бу турыда бүген республика хөкүмәте рәисе Рөстәм Мәрдәнов хәбәр итте. Һәлак булыучы 43 яшьлек Юрий исемле ир. Аның хатыны һәм баласы ялгыз калган. Республика башлыгы Рөстәм Хәмитов Оренбур өлкәсе губернаторы Юрий Бергҡа шалтыратып очкыч һәлакәтендә корбан булучыларның якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклашкан. Хәмитов сүзләренчә, Башкортстан хөкүмәте күрше төбәккә ярдәм күрсәтергә әзер. "Саратов һава юллары" очкычлары Уфадан Мәскәү, Сочи, Акмәчет, Баку, Геленджик, Красноярскига оча. Очышларның күп өлеше һәлакәткә очраган АН-148 кебек очкычларда башкарыла.

XS
SM
MD
LG