Accessibility links

Кайнар хәбәр

Родченков: Русия Сочида биш медальне допинг ярдәмендә яулаган


Григорий Родченков

Сочида яуланган 13 алтын медальнең бишесен Русия спортчылары допинг ярдәмендә алган. Бу хакта Мәскәүдәге допингка каршы лабораториянең элекке җитәкчесе Григорий Родченков белдергән.

Сүз биатлон, чаңгы, бобслей һәм скелетон ярышлары турында бара, дип сөйләгән Родченков Американың CBS телеканалына.

Аның сүзләренчә, Русиянең ул вакыттагы спорт министры Виталий Мутко да, ил башлыгы Владимир Путин да шәхсән бу хакта белгән.

Шул ук вакытта Родченков спортта допинг куллану - гомумкешелек проблемы дип атый. Аның сүзләренә караганда, ким дигәндә 20 илнең спортчылары тыелган дарулар куллана.

CBS телеканалына интервью биргәндә WADAга мәгълүматлар тапшыручы Родченков кыяфәтен үзгәртеп килгән иде. Ул моны үзенең иминлеге өчен курку белән аңлата. "Путинга комачаулаучылар еш кына билгесез очракларда һәлак булалар, хәтта АКШ җирлегендә дә", ди Родченков.

Кремльдә әлеге әңгәмәне "психик проблемнары булган кешенең ялганы" дип атадылар.

5 декабрь Халыкра Олимпия комитеты (ХОК) Русияне 2018 елда Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә узачак кышкы Олимпия уеннарыннан читләштерү турында карар кабул итте. Бу спортчыларның допинг куллануы белән бәйле. Русия җыелмасы 2018 елгы кышкы Олимпиадада нейтраль әләм астында чыгыш ясый.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG