Республика матбугат чаралары язуынча, почта хезмәткәрләре тартмалардан кыйммәтле смартфоннар, планшетларны алып, соңрак аларны интернет-кибетләр аша саткан.
Зыян күләме 2 млн сум тәкшил иткән, бу сан артырга мөмкин диелә.
Полиция "Русия почтасы" ширкәтенең иминлек хезмәте белән хезмәткәрләрнең берничәсен Казан һава аланына барган юлда, кайберләрен эш урынында тоткарлаган.
"Татарстан почтасы"ның матбугат хезмәте әлеге тоткарлауларны раслый. "Гаеплеләр эштән алыначак, җаваплы җитәкчеләргә дисциплинар чаралар күреләчәк", диелә белдерүдә. Тоткарланган хезмәткәрләр һәм барлык материаллар хокук саклау оешмаларына тапшырылган.
"Татарстан почтасы" белдерүенчә, киләчәктә почта аша җибәрелгән әйберләрне саклау чаралары көчәйтеләчәк.