Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Ана теле көне уңаеннан балалар өчен дә чаралар үтә


Балалар бакчасында Ана теле көне. Архив фотосы
Балалар бакчасында Ана теле көне. Архив фотосы

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Ана теле көне республикада рәсми дәрәҗәдә оештырылмый. Бу көндә чаралар бары тик иҗтимагый оешмалар һәм активистлар тырышлыгы белән үткәрелә.

21 февраль көнне балалар өчен Халыкара туган тел көненә багышланган "Әлбәттә, Фән!" дип аталган фәнни тамаша үткәрелә. Бу көнне бөтен тәҗрибәләр татар телендә куелачак, дип вәгъдә итә оештыручылар. Програмда балаларны химия, физика, география фәннәреннән кызыклы фактлар, коры боз, сыек азот, ясалма кар, индикаторлы сыекчалар һәм башка үзенчәлекле матдәләр белән тәҗрибәләр, чын химик реакцияләр ясау серләре, гадәти булмаган физик күренешләр, күңелле уеннар, эмоцияләр һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Казан кирмәнендәге "Татарстанның табигый тарихы" музеенда булачак әлеге чара төрле фәнни һәм табигый күренешләрнең атамаларын туган телдә өйрәнүгә дә юнәлтелгән. “Әлбәттә, фән!” тамашалары Казанда берничә ел дәвамында оештырыла, узган елның декабрь аенда бу чаралар татар телендә дә уза башлады.

Ана теле көнне кичке сәгать алтыда Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында "Нур" балалар театр студиясе Роальд Даль әсәре нигезендә куелган "Чарли һәм шоколад фабрикасы" спектаклен уйный. Бу тамашаны "Нур" шулай ук Халыкара туган тел көненә багышлаган. "Чарли һәм шоколад фабрикасы" спектакленең премьерасы 2017 елның декабрендә узды.

"Нур" студиясе Татарстан театр эшлеклеләре берлеге тәкъдиме белән 2012 елда ачыла. 2015 елда студия тамашачыга беренче спектаклен күрсәтте. Ул Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк" әкияте буенча куелган иде. Тагын бер елдан балаларга Антуан де Сент-Экзюпериның "Кечкенә принц" әсәре буенча спектакль тәкъдим ителде.

1952 елның 21 февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт статусы бирүне таләп иткән өчен биш студент үтерелә. Бу вакыйгадан соң 47 ел узгач, 1999 елда ЮНЕСКО Бангладеш тәкъдиме белән 21 февральне Халыкара Ана теле көне итеп игълан итә. ЮНЕСКО Русиядәге 131 телне "юкка чыгу куркынычы янаган телләр" исемлегенә кертте. Алар арасында чуаш, удмурт, башкорт һәм кырымтатар телләре дә бар.

XS
SM
MD
LG