Активистлар пикет өчен урынны Төзүчеләр проспектында, шәһәр хакимиятеннән ерак булмаган "Кама" кунакханәсе тирәсендә сайлаган. Биредә тукталышлар да, шәһәр музее да, кибет һәм даруханәләр дә эшли, халык күп йөри торган урын.
Җиде активист, ялгыз пикет шартларына туры китереп, иллешәр метр ара калдырып, шигарләр күтәреп торды. Шигарләрдә татар теле, татар халкы турында борчылу, аларның куркыныч астында булуы белдерелә.
Пикетны оештыручыларның берсе Раиф Галиев әйтүенчә, Татарстанда татар телен укыту торышы бик начар, туган тел дәүләт ярдәменә мохтаҗ, дәүләт тарафыннан якланырга тиеш, чөнки мәгариф системын астан гына корып булмый.
Раиф әфәнде Путинның элегрәк Казанда туган телләрне өйрәнүне яклап әйткән сүзләрен дә искә алды. "Әмма Путинның милли мәгарифкә кагылышлы сүзләре документлар, карарлар һәм фәрманнар белән ныгытылмый. Шуңа да игътибар итәргә кирәк, татар телен укытуны киметү турында Мәскәүдән бернинди дә рәсми документлар булмады. Барысы да сүздә генә. Шуңа да карамастан, безнең түрәләр вә прокурорлар баш өсте басалар, егылыплар китеп шул сүзләр нигезендә халыкка зыян сала торган гамәлләр кыла башлыйлар. Ни өчен? Чөнки аларга канәфи һәм акча кирәк. Халкы, милләте, аның киләчәге аларны борчымый", диде Раиф Галиев Азатлыкка.
Пикетка чыккан башка активистлар да бу фикерне хупладылар. Алар әйтүенчә, әлеге чарада аларны хуплаучылар да, аңлаучылар да һәм битарафлар да булган.