Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор "МБХ Медиа" каналын "Яндекс.Дзеннан" алырга таләп итә


Михаил Ходорковский
Михаил Ходорковский

Роскомданзор "Яднекс.Дзен" хезмәтен Михаил Ходорковскийның "МБХ медиа" каналына керүне чикләүне таләп итә. Таләп үтәлмәгән очракта канал ябылырга мөмкин диелә.

Бу хакта "МБХ Медианың" "Яндекс.Дзен"дагы хәбәрендә әйтелә.

22 февраль Яндексның әлеге хезмәте Росконмандзордан канун бозып мәгълүмат таратучы ресурсларга керүне чикләү турында хат җибәргән. Канун бозу дип Русиядә теләнмәгән дип танылган "Ачык Русия" оешмасы материалларын урнаштыру аталган.

"МБХ Медиа" редакциясе әлеге каналда Русядә теләмнәгән дип танылган чит ил яки халыкара оешмаларның материаллары юк, тәртипсезлекләр оештыруга, экстремизмга чакыру, урам чараларында катнашырга чакыру да юк дип белдерде.

21 февраль Роскомнадзор баш прокуратура карары белән Русиядә "МБХ Медиа" сайтына керүне чикләде. Моннан соң "МБХ Медиа" үз материалларын "Яндекс.Дзен" сервисына урнаштыра башлады.

"МБХ Медиа" проекты декабрь ахырында барлыкка килде. 11 декабрь Роскомнадзор баш прокуратура таләбе белән "Ачык Русия" битен тәртипсезлекләр оештыруга, экстремистик гамәлләр кылуга чакыручы һәм Русиядә "теләнмәгән" чит ил оешмалары материалларын урнаштыручы ресурслар исемлегенә кертте. Соңрак ул бит томаланды. Шулай ук "Ачык сайлаулар", "Ачык университет" проектлары битләре һәм "Ачык Русия"гә нигез салучы Михаил Ходорковскийның шәхси бите дә томаланды. Ходорковский әлеге карарны Русия Конституциясендә каралган сүз иреген бозу дип атады.

Twitter "Ачык Русия" битен япмаса, Роскомнадзор Twitter-ны томалау мөмкинлеген дә белдергән иде.

XS
SM
MD
LG