Accessibility links

Кайнар хәбәр

ПАРНАС фиркасе фикеренчә Русия президент сайлавы "Конституция рухына каршы килә, гадел һәм ирекле түгел".

Русиядәге ПАРНАС оппозиция фиркасе демократик кыйммәтләргә өстенлек биргән намзәтләрне 18 март көнне узачак Русия президент сайлавыннан үз исемнәрен алырга чакырды. Бу хакта шимбә көнне кабул ителгән ПАРНАС федераль сәяси фиркасе шурасы белдерүендә әйтелә.

Белдерүдә президент сайлавы "Конституция рухына каршы килә, ирекле һәм гадел түгел" диелә.

Шул ук вакытта ПАРНАС үз тарафдарларын сайлауга барырга һәм сайлау кәгазендә үзләре ышанган сәясәтче исемен язарга чакырды. Мондый кәгазь сайлау тәртибенә күрә, гамәли түгел саналачак.
Элегрәк ПАРНАС лидеры Михаил Касьянов Русиянең демократик үсеш тарафдарларыны тарафыннан президент сайлауга бер уртак намзәт чыгара алмавына борчылу белдергән иде.

Сайлауга сигез намзәт теркәлгән. Алар арасында либерал-демократик кыйммәтләргә өстенлек биргән Ксения Собчак һәм Григорий Явлинский бар. Оппозиционер Алексей Навальный сайлауда катнаштырылмый. Аның тарафдарлары сайлауны бойкот итәргә чакыра. Русия президенты Владимир Путин инде сайлауга дүртенче тапкыр бара.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG