Accessibility links

Кайнар хәбәр

3 апрель Уфада Кемерово халкына теләктәшлек чарасы узды. Андый фаҗига кабатланмасын өчен Башкортстанда җәмәгатьчелек күзәтүе оештырыла.

Кемероводагы янгын корбаннарына теләктәшлек чарасы Уфаның Черниковка бистәсендәге Химиклар мәдәнияте сарае каршындагы мәйданда үтте. Оештыручылар йөзгә якын кеше катнашачагын белдерсә дә, чарада ике дистә тирәсе генә кеше катнашты.

Пикетчылар "Кемерово фаҗигасе кабатланмаска тиеш!", "Балаларыбызга хәвефсезлек таләп итәбез!", "Диоксин фаҗигаләренә юл куймыйк!", "Безнең яшисебез килә!" кебек эчтәлекле шигарләр тотып тордылар.

Вера Попова
Вера Попова

"СтопКроношпан" хәрәкәте вәкиле Вера Попова экология мәсьәләләрен күтәрде. "​Санитар урыннарны саклау харитасы бар. Аны хакимият үзләренә кирәк булганча куллана. Алар санитар урыннарның төрле хариталарын эшләтеп, үзләренә кирәккәнчә алдап файдалана. Кроношпан төзегәндә бер хаританы ачып күрсәттеләр, бакчаларын хосусыйлаштыручыларга икенче төрле план күрсәттеләр. Без халыкка дөрес булган санитар саклану планын чыгаруны таләп итәбез. Безне әлеге мәсьәлә буенча мәхкәмәгә дә кертмәделәр. Имеш, ул санитар зоналар турындагы документлар җәмәгатьчелек өчен түгел. Ягъни алар, шулай итеп, безне алдап йөртә”, диде ул.

Альберт Хөсәенов
Альберт Хөсәенов

"Яблоко" фиркасе әгъзасы Альберт Хөсәенов: "Без шәһәр һәм район башларыннан янгын булган урыннарга чабып килеп, янгын сүндерүдә катнашуларын, су баскан җирләргә үзләренең боралаклары белән ярдәмгә очуларын сорамыйбыз. Без фаҗигаләр булмасын өчен искәртү чаралары, канун бозулар булмауны тәэмин итүләрен сорыйбыз. Бездә хәвефсезлек чараларын үтәүгә караганда, акча, ришвәт биреп алдап калу җиңелрәк. Андый хәлләр булмасын өчен хакимияттә утырганнар аңлату эшләре алып барырга, канун бозучыларга карата чаралар күрергә тиеш", дип чыгыш ясады.

Ирина Курели
Ирина Курели

"СтопКроношпан" хәрәкәте вәкиле Ирина Курели: "Кемероводагы фаҗигаләр өчен хакимият гаепле. Чөнки алар биналарны, корылманы файдалануга рөхсәт бирә, ләкин без үзебез дә битараф. Безнең битарафлыктан алар оста файдалана. Ришвәт ала. Акчага кызыгып канун бозуларга күз йома. Һәм аларның гаепләрен исбат итеп булмый", дип белдерде.

Рөстәм Мөлеков
Рөстәм Мөлеков

Чараны оештыручы Рөстәм Мөлеков җәмәгатьчелек тикшерүе хәрәкәтен оештыруларын белдерде. "Әлеге проблем фаҗигагә таручыларга гына кагылмый. Ул барыбызны да борчый. Алданган фатир алучыларның да, башка өлкәләрдә алданучыларның да үзләренең генә проблемнары түгел, ул барыбызның да уртак мәсьәләсе. Чөнки агулануга, янгын һәм башка фаҗигаләргә теләсә кем дучар була ала. Безнең максатбыз – халыкны уяту һәм ихтимал фаҗигаләргә игътибар юнәлтү. Бары тик берләшеп кенә мәсьәләләрне чишә алабыз. Без теләктәш җәмәгатьчелек белән аерым стратегия, план төзедек. Җәмәгатьчелек күзәтүчеләре төркеме оештырып, халык күпләп җыела торган урыннарны тикшереп, канун бозуларны видеога төшереп, интернетка куеп, кирәк икән полициягә мөрәҗәгать итеп фаҗигаләрне булдырмау өчен җәмәгатьчелек хәрәкәтен җәелдерәчәкбез.

Безнең төркем Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов исеменә мөрәҗәгать әзерләде. Без хакимияттән халык күпләп җыелган урыннарда хәвефсезлек тәэмин итү өчен тикшерүләр үткәреп, хисап бирүләрен таләп итәбез", диде Рөстәм Мөлеков.

Каршылык чарасында шушы мөрәҗәгатькә имза җыя башладылар.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG