Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия халыклары хокукларын якларга чакырып өч илдә пикетлар узачак


Варшауда Нәфис Кашапов
Варшауда Нәфис Кашапов

Русия халыклары хокукларын актив якларга өндәп 28 апрельдә Киев, Варшау һәм Истанбулда пикетлар уздыру планлаштырыла.

Бу хакта хәзерге вакытта Украинада сыенган татар милли хәрәкәте активисты Рәфис Кашаповның бертуганы, Варшауда яшәүче татар активисты Нәфис Кашапов белдерде.

Нәфис Кашапов Польша башкаласында ялгыз пикетка чыкты инде. Ул анда "28 апрельдә халыкара чара! Татарлар, Идел-Урал телләрен яклап көрәшкә күтәрелик" дип язылган плакат тотып торды.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге сайтында Нәфис Кашаповның мөрәҗәгате урнаштырылган. Ул Варшаудагы пикетны "Русия халыклары телләре турындагы" канун белән гарантияләнгән хокуклар бозылу сәбәпле Русия хакимиятләренә протест белдерү өчен" оештырдым ди.

"Русия халыкларының 156 теленнән җидесе үлде. Без дәшми торсак, дистәләгән халыкларны шундый язымыш көтә. Урыслаштыру сәясәтенә каршы күтәрелегез, тезләнмәгез, үз хокукларыгыз, телегез, мәдәниятегез, тарихыгыз һәм динегез өчен көрәшкә күтәрелегез", диелә мөрәҗәгатьтә. Кашапов шулай ук 28 апрельдә булачак чарага кушылырга, төрле шәһәрләрдә телне яклап пикет оештырырга чакыра

Варшау, Киев һәм Истанбулдагы пикетларны Русия илчелеге бинасы янында уздырырга җыеналар. Элегрәк Рәфис Кашапов Азатлыкка бу чарага кушылырга теләк белдерүчеләрнең унга якын илдә булуын белдергән иде.

XS
SM
MD
LG