Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ялтада Тукай кичәсендә урыс манифесты


Кичәдә катнашучылар

Кырымның Ялта шәһәрендә татар оешмасы кичәсенә шәһәрнең урыс җәмгыяте вәкиле килеп, Кырымны Русиягә кушу турында манифест укыган. Өстәвенә чыгыш ясаучыларга урысча сөйләү таләбе дә куелган.

Узган шимбә Ялтадагы "Акчура" татар җәмгыяте Габдулла Тукайның туган көненә һәм Галимҗан Ибраһимов яшәгән йортка тактаташ куелуга 10 ел тулуга багышланган чара үткәрде. Иртә белән җәмгыять вәкилләре Халтурин урамындагы 5нче йорт янына җыелып (бу йортта 1927-1936 елларда татар язучысы Галимҗан Ибраһимов яшәгән), анда чәчәкләр салды.

Шуннан соң чара Ялтаның мәдәният үзәгендә дәвам итте. Кырым симфоник оркестры солисты, кырымтатар скрипка остасы Назим Амедов ике татар көе башкарганнан соң, сүз Галимҗан Ибраһимов һәм Габдулла Тукай турында барырга тиеш иде. Әмма көтмәгәндә чара Русия патшабикәсенең 1783 елда Кырымны Русиягә кушу хакында чыгарган манифестын укудан башланып китте. Ялтаның урыс җәмгыяте җитәкчесе, Ялта шәһәр шурасы депутаты Ирина Алексеева "Русский мир" газетында басылган манифестны укып, "әгәр 1783 елда патшабикә Кырымны Русиягә кушмаган булса, бүген без монда утырмас идек" дигән сүзләр әйтеп, бу манифестка быел 235 ел тулганын искәртте. Кырымның Русиягә ул заманда ничек итеп кушылганын депутат аңлатып тормады.

Ялтада Тукай кичәсендә урыс манифесты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:43 0:00

Галимҗан Ибраһимов һәм Габдулла Тукайның бу манифестка нинди кагылышы булганы чарага килгән милләттәшләргә аңлашылмаса да, алар шыпырт кына, дәшми утырдылар, тик сәер хәлләр моның белән бетмәде. Татарча чыгыш ясаучыларга, Тукай шигырьләрен укучыларга, урысча сөйләгез, монда урыслар да бар, дигән таләпләр ишетелде. Мондый таләпләр чарага ниндидер тискәре йогынты ясады. Чыгыш ясаучылар татар булганга күрә, бер ике сүз урысча әйтеп, чыгышларын татарча дәвам итәргә тырышты. Залдан берәү торып шыгырь укыды:

Ишетәмен: шул Кырымда, Казанда,
Оренбурда, Төркестанда, һәр якта
Татарлыкны юк итәргә тырышкан
Бер көч бар!.. Кулы канлы, күңеле таш.
Бездән түгел шул куәткә карышкан.
Күзеңне ач, югалма, и яшь татар!
Абайлап йөр! Аударылган яр булыр,
Күзеңне ач!.. Ачык күзләр бар булыр...

Җырчылар Динара Хафизова, Мөслимә Фәсхетдинова, Мәрьям Рәхимҗанова татарча җырлап, татар мохитен куәтләндерергә тырышты. Чара Тукайның "Туган тел" җырын күмәкләшеп башкару белән тәмамланды. Шулай итеп, Ялтада Тукайга, Ибраһимовка багышланган, сәер чара узды.

Мәскәүдән билгеләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов 21 апрель Кырымның акланган халыклары көненә багышланган чаралар хакында күрсәтмә чыгарган иде. Бу көнне Кырымда үзешчән артистлар, коллективлар чыгышлары, күргәзмәләр оештырырга, мәктәпләрдә бердәм дәрәсләр үткәрергә кушылган иде. Күрәсең, кайбер җирле депутатлар бу күрсәтмәне үтәү өчен татарлар үткәргән чараларда да катншырга тырышкан. Тик Ялтада узган Ибраһимов, Тукайга, хәтта акланган халыклар көненә багышланган чараларга 1783 елда Кырымны Русиягә кушу хакында патшабикә чыгарган манифестның ни кагылышы булганы аңлашылмый калды. Ә бәлки бу манифест 2014 елда Кырымны Русиягә кушу фәрмәнына кемнәрдер өчен ишәрә булгандыр? Анысы сер булып калды.

Илгиз Шакиров
Ялта

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG