Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Татарстанда "Хизб ут-Тәхрир"нең 14 әгъзасын тоткарлавын белдерә


Архив фотосы
Архив фотосы

Федераль иминлек хезмәте Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами" халыкара оешмасының 14 әгъзасы тоткарлануын белдерә.

"Хизб ут-Тәхрир" оешмасы әгъзалары Казанда һәм башка төбәкләрдә яшәгән дип хәбәр итә Русия иминлек хезмәтенең Татарстан идарәсе.

ФСБ белдерүенчә, тоткарлау һәм тентүләр Казан, Сембер һәм Омскида җәмгысе 14 урында үткәрелгән. Тентүләр вакытында күпсанлы тыелган әдәбият, оешмага яңа әгъзаларны җәлеп итү турында хисаплар табылды диелә.

ФСБ шулай ук оешма әгъзаларының Татарстан мөселманнары арасында Конституциягә каршы пропаганда алып баруын раслый торган документлар алынды дип тә белдерә. Тоткарланучылар арасында оешманың бүлекчә җитәкчеләре дә бар диелә.

"Хизб ут-Тәхрир" – халыкара исламчы сәяси фирка. Ул тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя һәм күп кенә илләрдә тыелмаган. Әмма Русия Югары мәхкәмсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчылык оешмасы дип таныды. Русия җинаять кодексында "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының бүлеген оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган.

XS
SM
MD
LG