Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яһүдин: Татарстан президент атамасы һәм телләр мәсьәләсен Мәскәү белән һаман килештерә алмый


Шакир Яһүдин
Шакир Яһүдин

Татарстан федераль үзәк белән президент атамасы һәм милли һәм дәүләт телләрен мәҗбүри укыту мәсьәләсен әлегә кадәр килештерә алмый. Бу хакта ТАССРның 100 еллыгына багышланган конференциядә Дәүләт Шурасы депутаты Шакир Яһүдин белдерде.

Яһүдин сүзләренчә, Татарстанның иң югары вазифадагы затының атамасы - республика статусының бер өлеше дип яза TatCenter.

"Нишләп әле федераль канун конституция белән көйләнергә тиешле өлкәгә килеп керә? Сорау ачык кала. Әлеге мәсьәләдә, шулай ук ана һәм дәүләт телләрен мәҗбүри яки ихтыяри өйрәнү мәсьәләсендә Татарстан үз сүзендә нык торып, зур түземлек белән Русия Конституциясенең 85нче маддәсенә ярашлы килештерү гамәлләрен үткәрү эше белән шөгыльләнә", ди депутат.

Яһүдин килештерү гамәлләре "чын демократик, хокукый юл һәм Федераль үзәк белән төбәкләр арасындагы каршылыкларны чишү коралы булып тора", дип саный. "Ләкин, кызганыч, Конституциянең әлеге нормасын эшләтеп җибәреп булмый. Моның өчен Русия ягыннан сәяси ихтыяр кирәк", ди депутат.

Русия Конституциясенең 85нче маддәсенә ярашлы, Русия президенты федераль хакимият белән төбәк хакимиятләре арасындагы каршылыклар туганда әлеге килештерү гамәлләрен куллану хокукына ия.

Килешүгә ирешеп булмаган очракта, ул бәхәсне чишү өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә ала.

Моннан тыш, Русия төбәкләренең башкарма хакимият оешмалары актлары Конституциягә яки федераль кануннарга, Русиянең халыкара йөкләмәләренә каршы килгән, кеше хокукларын һәм ирекләрен бозуга китергән очракта, аларны туктата ала.

2015 елның декабрендә Татарстан Дәүләт Шурасы президент статусы язылган Татарстан Конституциясен үзгәртмәде. 2016 елның 1 гынварына кадәр республика кануннарын федераль кануннарга тәңгәлләштерер өчен вакыт бирелгән иде.

XS
SM
MD
LG