Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа Михаил Бабичның вазифадан китәчәген хәбәр итә


Михаил Бабич
Михаил Бабич

Әлегә бу хәбәр рәсми рәвештә расланмый.

Бүген көннең икенче яртысында Русия медиасы ил президентының Идел буе федераль бүлгесендәге вәкиле Михаил Бабичның вазифасыннан китәчәген хәбәр итте.

Әлегә бу хәбәр рәсми рәвештә расланмый, "Ведомости" һәм РИА “Новости" моны хөкүмәттәге исеме аталмаган чыганакка таянып кына белдерде.

Бабич Идел буе федераль бүлгесендә Русия президенты вәкиле булып 2011 елдан бирле эшли.

XS
SM
MD
LG