Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Кашапов: "Эшне дөнья кимәлендә алып бару кирәк"


Рәфис Кашапов көрәшен Британиядә дәвам итәргә җыена
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:01 0:00

Татар милли хәрәкәте вәкиле Рәфис Кашапов чит илдәге татар-башкортлар Русия контроле астында булуны һәм "Газпром" акчасына җырлап-биеп йөрүне туктатырга тиеш дип саный.

Сәяси сыену сорау өчен Британиягә килгән Рәфис Кашапов белән әңгәмә кордык.

– Ни өчен сәяси сыенуны нәкъ менә Британиядән сорарга булдыгыз?

– Бу турыда хокук яклаучылар, адвокатлар, туган-тумача һәм Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге әгъзалары белән сөйләшү булды. Ике ай элек Британиягә килергә дип хәл иттек. Канаданы, Американы да сайлау мөмкинлеге бар иде. Без тукталдык Британиягә. Ни өчен дигәндә, Британиядә кеше хокуклары һәм сүз иреге бик нык саклана.

– Украинада, Киевта булган чакта сез Азат Идел-Урал хәрәкәтен оештыруда катнашкан идегез. Бу хәрәкәттә эшчәнлекне дәвам итәчәксезме һәм ни рәвешле?

Киләчәктә Америка, Канадада да үзебезнең бүлекләрне булдырырга исәплибез

– Иң төп сәбәпләрнең берсе дә шул иде. Азат Идел-Урал хәрәкәте эшчәнлеген киң җәелдереп җибәрергә исәплибез. Әгәр дә булдырып булса, Азат Идел-Уралның офисларын Төркиядә, Англиядә, Украинада, Болгарстанда һәм Маҗарстанда ачарга телибез. Чөнки безгә үзебезнең көрәшне дөнья дәрәҗәсендә билгеләргә кирәк. Мин Англиядә булсам, Украинадагы вәкилләр анда гына эш итсәләр, аның масштабы бәләкәй була, шуңа күрә без зурлап хәрәкәт итәргә телибез. Киләчәктә Америка, Канадада да үзебезнең бүлекләрне булдырырга исәплибез. Бу эшләр өчен зур финанс чыгымнары кирәк, татар, төрки халыкларның, фин-угыр халыкларының эшмәкәрләре безгә ярдәм итәр дип өметләнәм.

– Британиядә сезнең таныш, инде аралаша башлаган теләктәшләрегез, көрәштәшләрегез бармы?

– Британиядә мин белгән кешеләрдән Михаил Ходорковский, Евгений Чичваркин, Ахмет Закаев кебек кешеләр бар. Мөмкинлек булса, якын араларда мин алар белән очрашып сөйләшергә исәплим. Әле ярты ел дәвамында минем статусны билгеләргә тиешләр. Ул елга якын, елдан артыкка да сузылырга мөмкин.

– 29 май Татарстан югары мәхкәмәсе прокуратураның Татар иҗтимагый үзәгеннән эш кәгазьләрен урыс телендә алып бару таләбе турында Вахитов районы мәхкәмәсе карарын гамәлдә калдырды. Моны ничек бәялисез?

Кремль хәзерге сәясәтен дәвам итсә, Русия федерациясен җимерүгә китереп чыгарачак

– Мин төрмәдән чыккач Казанга килеп әлеге мәхкәмә эшләрендә катнаштым. Минем өчен бу шаккаткыч хәл булды. Анда Фәндәс Сафиуллин, Фәрит Зәкиев, Галишан Нуриәхмәт, Ринат Нургали һәм башка бик күп күренекле шәхесләр шушы проблемнарны күтәреп чыгыш ясадылар. Дөньякүләм хокук яклау оешмаларының, Русия федерациясенең кануннарына нигезләнеп дәлилләр китерделәр, тел мәсьәләсендә татар иҗтимагый үзәгенең хокукларын яклап. Ул мәхкәмә Сталин чорындагы "тройка" кебек ишетә, күрми дә, белми дә. Минемчә, Русиядә Сталин чорындагы кебек, ФСБдан яки Мәскәү Кремленнән ничек кушылган, алар шул карарларны тормышка ашыра. Путин хакимияткә килгәч Русиядә фашистик режим урнашты дип әйтергә була, бөтен халыкларга карата, оппозициядәге урысларга карата да. Кремль хәзерге сәясәтен дәвам итсә, Русия федерациясен җимерүгә китереп чыгарачак.

– “Азат Идел-Урал” хәрәкәте эшчәнлеге тагын кайсы юнәлешләрдә алып барыла?

Киевка килеп төшү белән Кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилевкә дә, Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаровка, барлык татарларга да Украинада вакытлыча гына булуымны әйттем. Төрмәдән чыккач төркиләргә тиз арада ярдәм итә торган үзәк булдыру юнәлешендә эшемне башламакчы идем. Киевка килгәч эрзя, мукшылар төркиләр белән бергә фин-угырларны да яклыйк әле дип чыктылар. Шуңа фикерне үзгәртеп “Азат Идел-Урал” хәрәкәте төзедек.

Британиядә качак статусы бирсәләр АКШ, Канада, Болгарстан, Финляндия, Төркия, Польша, Германия, Франциядә татар-башкорт, фин-угыр оешмалары белән танышырга уйлыйм. Бу илләрдә төрки халыклар оешмалары җитәкчеләре белән очрашырга исәплим. Аеруча татар-башкортлар белән очрашып сөйләшәсем килә. Ник дигәндә, алар Русиянең “Газпром” акчасына җырлыйлар-бииләр, сикерәләр, “бөек Русия” дип мәш киләләр. Миңа бу ошамый. Татар-башкортлар, элек Совет берлегенә кергән халыклар да чит илләрдә азат булып яшәргә тиешләр. Мәдәни оешмалар да Русия контроле астында булырга тиеш түгел. Мәдәни, сәяси эшчәнлекләрне иркен итеп алып барырга кирәк.

Белешмә

Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов сепаратизмга өндәү маддәсе нигезендә гаепләнеп, 2015 елның сентябрендә өч елга иректән мәхрүм итү җәзасы алды. Ул интернетка чыгарган мәкаләләрендә кырымтатарларның хокуклары бозылуын, Кырымны аннексияләүне хөкем итте, Русия президенты Владимир Путинның тышкы сәясәтен гаепләп, Русиянең Донбасстагы гамәлләренә каршы чыкты. Русиянең "Мемориал" кеше хокукларын яклау оешмасы Рәфис Кашаповны сәяси тоткыннар исемлегенә керткән иде. ​Коми республикасындагы төрмәдә өч ел утырганнан соң 2017 елның 27 декабрендә иреккә чыгарылды һәм бер айдан Украинага китте. Бер атна чамасы элек ул Лондонга килеп сәяси сыену сорады.

XS
SM
MD
LG