Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Русия яшьләренең 31 проценты илдән китәргә тели


Русиядән китәргә теләүче яшьләр саны соңгы биш ел эчендә максималь дәрәҗәгә җиткән. Русия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштыруларына караганда, 18 яшьтән 24 яшькә кадәр русияләрнең 31 проценты чит илгә күчәргә теләве турында әйткән.

Гомумән, барлык яшьтәге кешеләр арасыннан Русиядән китү теләген белдерүчеләр саны 10 процент тәшкил итә, дип яза РБК.

Илдән китәргә теләүчеләрнең күпчелеге Германияне сайлар идек, дип белдергән. Әлеге илгә русияләрнең 16 проценты китәргә тели. Аннан АКШ, Испания, Канада һәм Италия килә.

"Левада үзәгенең" соңгы сораштыруларына караганда, һәр бишенче мәскәүле Русиядән китәргә тели. Русиянең башка төбәкләрендә бу сан нибары өч процент тәшкил итә.

"Левада" сораштыруы күрсәткәнчә, русияләрнең дүрттән бер өлешендә генә чит ил паспорты бар, халыкның бары тик өчтән бер өлешенең генә бер тапкыр булса да чит илгә чыкканы булган. Мәскәүләр исә чит илдә ике тапкыр күбрәк була, аларның чит ил паспортлары бар һәм башка илдә яшәүгә күбрәк омтыла диелә.

XS
SM
MD
LG