Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киноханә: августта нәрсә карыйбыз?


Җәй азагын кино премьераларына бай чор дип атап булмый. Шулай да Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме августта кинода карап булган берничә кызыклы фильм тәкъдим итә.

Кристофер Робин (Christopher Robin)

Винни-Пух исемле аюны белмәүчеләр бармы? Режиссер Марк Форстер балачак әкиятенә бу юлы башка караш тәкъдим итә. Төп рольне танылган Юэн МакГрегор башкара.

Фильм нигезендә Винни-Пух авторы Милн үзенең балачагын тасвирлаган Кристофер Робин тормышы ята. Инде олыгайган Робин тормышы көндәлек мәшәкатьләргә күмелә. Тик бер көнне ул балачак дустын - Винни исемле аюны очрата.

Фильмны Кытайда күрсәтүдән тыйганнар. Рәсми сәбәп яңгырамаса да, аерым медиа чаралары моны кызык киемле сары аюның Кытайда коммунистик фиркагә каршы тору символы булуы белән бәйли. Шуңамы, юкмы, ләкин бу илдә гаилә драмасын карап булмаячак.

Кемгә карарга? Хыялый кешеләргә.

Бейсболчы шымчы булган (The Catcher Was a Spy)

Икенче дөнья сугышы. Акыл иясе, күп телләр белгече, абруйлы университетны тәмамлаган һәм танылган бейсболчы булган Мо Бергны тормышы кинәт үзгәрә. Аңа махсус хезмәтләр белән хезмәттәшлек алып барырга тәкъдим итәләр, Мо исә, күпсанлы сәләтләре һәм серләр саклау осталыгы сәбәпле, шымчы ролен үзләштерә. Аның беренче биреме дә шактый әһәмиятле, алман галименә атом коралын булдыруга юл куймау.

Бейсболчы, шымчы, "табышмак-кеше" тормыш юлы тарихта кечкенә, көчкә күренерлек эз калдыра, тик бу фильм сәбәпле аның тормышы мәңгеләшергә мөмкин, дип саный кинотәнкыйтьчеләр. Күп кеше Пол Радд да төп рольне шактый оста башкаруын билгели.

Фильм рейтингы - R, ягъни 18гә кадәр балаларга киноны олыларсыз карарга киңәш ителми.

Кемгә карарга? Маҗаралар һәм махсус хезмәтләр турында триллер яратучыларга.

Слендермен (Slender Man)

Слендермен - кем ул? Галимнәр әлеге персонажны заманча мифология күренеше дип атый, чөнки 2009 елда интернет-форумында уйлап табылган урман албастысы күпсанлы комикс һәм заманча риваятьләргә сәбәпче булган. Хәзер исә бу персонажга багышланган хоррор фильм чыга.

Слендермен - кара киемдәге ябык гәүдә. Аның йөзе юк, төсләре юк, ниятләрен дә аңлап булмый. Слендермен төрле балалар һәм яшүсмерләрнең куркыныч эзәрлекләүчесе була, бераздан исә әлеге балалар югала.

Сак булыгыз! Куркыныч фильм трейлеры!

Слендермен - интернет-миф мисалы, ул нәкъ пәрәвездә туган һәм популяр булган персонаж. Аның турында видеоуен һәм арзан фильм төшерелгән. Бу юлы фильм төшерүгә Sony Pictures студиясе алынган.

Кемгә карарга? Куркыныч фильмнар җанатарларына.

Mamma Mia! 2 (Mamma Mia! Here We Go Again)

ABBA җырлары белән беренче мюзиклның чыгуына инде 10 ел тула. Бу юлы Софи үзенең йөкле булуын аңлый, шул ук вакытта гаилә кафесын да яңабаштан эшләтә. Тамашачылар Донна тарихын барлык нечкәлекләрдә күрәчәк.

Искитәрлек музыка һәм матур видеорәсемнән тыш фильмны карарга тагын бер сәбәп бар: актерлар. Танылган Мэрил Стрип, Аманда Сэйфрид, Колин Ферт, Пирс Броснан һәм Стеллан Скарсгард янә экранга кайта. Бу юлы актерларга Лили Джеймс, Энди Гарсиа һәм Шер да кушыла.

Кемгә карарга? Мюзикллар, ABBA җырларын һәм Мэрил Стрип​ җанатарларына.

XS
SM
MD
LG