Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ДНР башлыгы" итеп вакытлыча Денис Пушилин билгеләнде


Дмитрий Трапезников һәм Денис Пушилин (у)
Дмитрий Трапезников һәм Денис Пушилин (у)

Украинаның көнчыгышында кораллы фетнәчеләр оештырган "Донецки халык республикасы"ның (ДНР) вакытлы башлыгы итеп "Халык шурасы" рәисе Денис Пушилин билгеләнде.

Пушилинны башлык итеп билгеләү турындагы карарны "Халык шурасы" кабул итте дип яза Русия мәгълүмат агентлыклары.

Фетнәчеләр җитәкчесе Александр Захарченко үтерелгәннән соң ДНР башлыгы вазифаларын башкаручы итеп Дмитрий Трапезников билгеләнгән иде. Ләкин ДНР прокуратурасы моны канунсыз дип таныды.

"Халык шурасы" ДНР башлыгын сайлау көнен 11 ноябрьгә билгеләде. Әмма бу Мински килешүләренә каршы килә. Фетнәчеләр контролендә булган төбәктә сайлаулар мәсьәләләре Украина һәм Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре катнашында Өч яклы элемтә төркеме белән килештерелергә тиеш.

Русия ярдәмендә эш итүче фетнәчеләр башлыгы Александр Захарченко 31 августта Донецки үзәгендәге "Сепар" кафесында шартлау вакытында һәлак булды. Русия аны украин махсус хезмәтләре үтерде дип гаепләде, Киев бу гаепләүләрне кире какты.

Денис Пушилин 2014 елда Донецки өлкәсе идарәсен фетнәчеләр басып алганнан соң ДНР шурасын җитәкләгән иде. Бераздан күпмедер вакытка бу эшләрдән читләшеп торды, ә 2015 елдан янә Русия тарафлы фетнәчеләр җитәкчелегенә кайтты.

XS
SM
MD
LG