Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда "Мөселман кардәшләр" оешмасының 75 әгъзасы үлемгә хөкем ителде


"Мөселман кардәшләр" оешмасы җитәкчеләренең берсе чираттагы мәхкәмә утырышыннан соң хатыны белән хушлаша. (31 май 2016)
"Мөселман кардәшләр" оешмасы җитәкчеләренең берсе чираттагы мәхкәмә утырышыннан соң хатыны белән хушлаша. (31 май 2016)

Мисырда мәхкәмә 75 кешене үлем җәзасына, 600дән артык кешене төрле мөддәттәге төрмә җәзасына хөкем итте.

Бу хөкем карарлары 2013 елда башкала Каһирәдә булган бәрелешләр белән бәйле эш кысаларында чыгарылды. Хөкем ителгәннәрнең күпчелеге исламчы “Мөселман кардәшләр” оешмасы әгъзалары һәм җитәкчеләре. Хакимият аларны көч куллануда, провокацияләрдә һәм фетнәгә өндәүдә гаепләде. Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы бу процессны хөкем итеп чыкты.

Үлемгә хөкем ителгәннәр арасында “Мөселман кардәшләр”нең җитәкчеләре дә бар. Хөкем ителүчеләр иминлек көчләренең сигез хезмәткәрен үтерүдә гаепләнде. Мисырдагы хокук яклаучылар исә тәртип саклау хезмәткәрләренең Каһирәдә биш ел элек булган бәрелешләрдә 800-дән артык кешене үтерүен белдерә.

“Мөселман кардәшләр” 2013 елда хәрбиләрнең әлеге оешма әгъзасы, Мисыр президенты Мөхәммәт Мурсины хакимияттән читләштерүенә һәм көч куллануга ризасызлык белдергән иде. Соңрак “Мөселман кардәшләр” террорчы оешма дип игълан ителде һәм аның эшчәнлеге тыелды.

XS
SM
MD
LG