Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Хөснуллин Мәскәүнең яңа хөкүмәтендә урынбасар вазифасында калды


Марат Хөснуллин

Татарстанның элекке төзелеш министры Марат Хөснуллин Мәскәүнең яңартылган хөкүмәтендә тагын мэрның төзелеш мәсьәләләре өчен җаваплы урынбасары булып калды калды.

Тагын бер мөддәткә Мәскәү мэры булып сайланган Сергей Собянин шәһәрнең яңа хөкүмәтен игълан итте. Мәскәү мэрының төзелеш мәсьәләләре өчен җаваплы урынбасары Марат Хөснуллин үз вазифасында калды. Урынбасарлардан Леонид Печатников киткән. Ул социаль мәсьәләләр өчен җаваплы иде. Аның урынына Анастасия Ракова билгеләнгән. Бу хакта Собянинның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Хөснуллин шәһәр төәелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре белән шөгыльләнә. 2001 елдан Татарстанның төзелеш министры булган Марат Хөснуллин Мәскәү мэриясенә 2010 елда килде. Башта ул анда төзелеш департаментын җитәкләде.

Сергей Собянин 19 сентябрьдә рәсми рәвештә Мәскәү мэры вазифасына кереште. Мэр сайлау 9 сентябрьдә узды. Собянинның 70,17 процент тавыш җыюы игълан ителде.

XS
SM
MD
LG