Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активисты Наил Нәбиуллиннан караклык турындагы шикләнүләрне алганнар


Наил Нәбиуллин

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Наил Нәбиуллин чит кеше паспорты белән 110 мең сумлык кредит алуда моннан ары шикләнелми. Бу хакта аңа полиция бүлегендә хәбәр иткәннәр. Моңа кадәр Нәбиуллин үзен әлеге шикләнү нәтиҗәсендә канунсыз тоткарлаулары турында прокуратурага язган булган.

Пәнҗешәмбе Нәбиуллинга Казанның "Вишневский" полициясендә телефоннарын кайтарганнар, бүтән дәгъваларыбыз юк дип чыгарып җибәргәннәр. Бу хакта "Азатлыкка" активист үзе сөйләде.

Нәбиуллин сүзләренчә, портрет экспертизасы банктан кредит алучының башка кеше булганлыгын күрсәткән. Шул ук вакытта Нәбиуллиннан бернинди дә гафу үтенүләр булмаган.

Активист моңа кадәр полициянең гамәлләрен шикаять итеп Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать иткән булган. "Мошенниклыкта шикләнделәр, гаебем булмаган килеш гаепне үз өстемә алуны таләп иттеләр, телефоннарымны тартып алдылар дип яздым. Телефоннарымда үземнең һәм туганнарымның кайбер авырулары турында шәхси мәгълүмат бар иде, аларны миңа каршы файдаланырга мөмкиннәр дип күрсәттем, бу фактларны тикшерүне сорадым," ди активист.

Татарстан прокуратурсы Казанның Вахитов районы прокуратурасына Нәбиуллинның шикаятен тикшерергә кушкан. Бераздан аңа полициядән чакыру килгән.

Татар активисты Наил Нәбиуллинны август уртасында тоткарлап Казанның Вишневский полиция бүлегенә алып килгәннәр иде. Ул чит кеше паспорты белән 30 мең һәм 80 мең сумлык кредит алуда шикләнелде. Махсус компьютер програмы кредит алган кешене Наил Нәбиуллин дип таныган диделәр. Аның телефоннарын алып калдылар.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG