Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа мәхкәмәсе аңлатма бирүне таләп итеп Олег Сенцов эшен Русия хакимиятенә юллаган


Страсбургтагы Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе украин режиссеры Олег Сенцов эшен Мәскәүгә җибәргән.Русия хакимияте Европа мәхкәмәсенә бу эш нигезендә үз аңлатмасын бирергә тиеш булачак.

Сентябрь азагында җибәрелгән Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе хатының күчермәсен адвокат Павел Чиков бастырды.

Мәхкәмә хатында язылганча, Сенцов эше Кырымны басып алуга бәйле "Украина Русиягә каршы" эше белән бәйләнеп бара.

Кырымда яшәгән украин режиссеры Олег Сенцов теракт әзерләүдә гаепләнеп Русиядә 20 ел төрмәгә хөкем ителде. Ул үз гаебен танымый. Сенцов Русия төрмәләрендәге барлык украин сәяси тоткыннарын азат итүне таләп итеп инде 14 майдан, ягъни 140 көннән артык ачлык тота. Ул үзенә тукландыру кушылмасы бирүләренә ризалашкан. Адвокатлар аның хәле начарлана бара дип белдерә.

XS
SM
MD
LG