Accessibility links

Кайнар хәбәр

Виртуаль татар мәктәбе кирәк


Архив фотосы

Бу атнада Русиядә бәйрәм ителгән укытучыларның һөнәри бәйрәме уңаеннан мәктәп нинди булырга һәм укытучыларның роле нинди булырга тиеш дип уйландым.

XXI гасырда яшибез, әмма ирекле шәхес тәрбиялибезме, тиешле дәрәҗәдә белем биреләме? Татар мәктәпләре кысалардан яшәүдән арынып киң фикерли торган, дөньяны яхшы якка үзгәртергә көч салган ир-егетләрне, хатын-кызларны укытып чыгарырмы? Шушы сораулардан чыгып татар мәгарифе принципларын тасвирларга тырыштым. Шуны да искәртим: мин улымны укытып чыгарган һәм мәктәп системы белән яхшы таныш кеше. Әле дә мәктәпләрне, андагы хәлләрне күзәтәм, шуңа күрә бу тема миңа якын.

Милли мәгариф бәйсез булырга тиеш

Милли мәгариф бәйсез булырга тиеш. Без ничек тә булса бүгенге Мәскәү мәгарифенә кагылмаган аерым систем булдырырга тиешбез. Һәм ул һичшикесез татар телендә булырга тиеш.

Дөрес, бүгенге Русиядәге сәяси-икътисади вазгыять моны башкарырга ирек бирмәс. Алар үз кулыннан берни ычкындырмаска тырыша, барысын да үз кубызына биетеп чыбыркылап тоту яклы. Шуңа күрә моны тормышка ашыруның ысулы итеп интернетны күрәм. Виртуаль татар мәктәбе. Моны гына эшләргә мөмкинлек бар бит. Бәлки, аның өстенлекләре дә күбрәк булыр. Мәсәлән, аны булдыру арзанга төшәчәк. Зур биналар төзү чыгымлы. Әле аңа да татарофобия белән чирләүчеләр ник йорт каршымда татар мәктәбе салып куйдыгыз, миңа урыс телле мәктәп кирәк дип лаф орырга мөмкин. Бар нәрсәне дә бер телле, бер мәдәниятле итеп күрергә күнеккән кешеләргә төрлелек, миллилек безгә мөһим дип исбатлауга вакыт исраф ителмәс иде.

Балага үзләштерә алган дәрәҗәдә генә белем бирелергә тиеш

Минемчә, мәктәптә теләгән һәр балага ул үзләштерә алган дәрәҗәдә белем бирелергә тиеш. Кирәкми икән аңа, көчләп тагарга кирәкми. Аннары мин уку йортларына элитар дигән сүзләр тагуга да каршы, анда барыбер элита булмаганнар кереп тулачак.

Мәктәп демократик принципларга нигезләренергә тиеш. Тулаем ирекле булсын ул: бернинди дә көчләү дә, мәҗбүриләү дә, барысын да калыпка салу да юк. Без бит барысын да фәрман биреп, таләп итеп укытуга нигезләнгән. Иң мөһиме – балада дөньяны танып белү ләззәтен югалтмау һәм аны үстерү. Бу принциптан чыгып бернинди дә билгеләр куелмый, документлар да бирелми. Һәрхәлдә беренче оештыру ун еллыгында мин аның шул рәвешле эшләвен күзаллыйм.

Укытучыларны кастинг аша сайлау кирәк

Минемчә, виртуаль милли мәктәпнең башлангыч чорында белем бирү төгәл фәннәрдән оештырыла ала, мәсәлән, физика, химия, биология. Әйтик, физика укытучыларын кастинг аша уздырып була. Әйтик, "Яңа гасыр" телеканалында моны реалити шоу итеп оештырып, мөгаллим кызыксынган кеше аңларлык, кызыксынмаганы кызыгырлык итеп чагыштырмалылык теориясен аңлата алса, шул кеше җиңә. Нафталин исе килгән, көя ашап бетергән "Яңа гасыр" телеканалын кабызучылар да артыр иде, ичмасам!

Online мәктәпнең үзенчәлеге барлык дәресләрнең дә ачык булуында. Физика фәне мәктәпләпдә 6 ел укытыла. Бу 6 цикл дигән сүз. Тик бу этаплар тематик итеп бүленергә тиеш. Мәсәлән, электр, хәрәкәт, оптика темалары һәркайсысы цикл белән өйрәнелүе кирәк. Чынлыкта физика дәресе кешенең өенә килә. Мәктәпкә барып торырга да кирәкми. Экстерн имтихан бирелә дә вәссәләм! Алган белем белән балалар җырлап дөньяның теләгән югары йортына керә алачагына иманым камил. Дөресен генә әйткәндә, күбесе балаларын мәктәпкә социальлләшү өчен җибәрә. Күпләргә катыргы кирәк. Виртуаль мәктәптә белем алганда ул булмас, дәүләтнеке түгел бит, әмма белем бар икән, теләсә кая барып имтихан биреп, белем бар дигән таныклык алырга мөмкин. Дистә еллар буена мәктәпкә йөреп каңгырып йөрү түгел бу. Барысын өйдә татар телендә үзләштереп булачак.

Укытучының максаты – балада ут кабызу

Белем бирүнең үзәгендә һәр чорда укытучы. Калганы – техник чаралар. Бу очракта белем бирү мохитен, ягъни балалар санын арттыру максаты кала. Шуна да укытучылар халык каршында кастинг уза һәм алар сәләтләре, куйган хезмәтләренә лаек түләү алачак.

Бала дөньяны танып белү уты белән туа. Мин ул үстергәнгә шулай булып тоела бугай. Мәктәп яшенә җиткәндә ата-ана ул утка су сибеп сүндерергә өлгергән була. Менә укытучының максаты – шул утны кабат кабызу, гөрләтеп яндыру. Чынлыкта дөньяны танып белү кешене бәхетле итә торган иң көчле, табигый ләззәтләрнең берсе ул. Шуңа да безнең бәхет укытучыларга бәйле.

Мәктәп нинди акчага яшәячәк? Финанслау һәркемгә ачык булса, аңа татар бае да акча бирер, татар кешесе үзе дә тапкан малыннан өлеш чыгармый калмас. Ул вакытта дәүләт тә кушылыр. Әлегә татарны ислам академиясенә кертеп укытмакчылар, әмма бу безне чикләү.

Иркә Гәрәй
провизор, Казан

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG