Accessibility links

НАТО башлыгы АКШның ракет килешүеннән чыгу ниятен хуплады


Йенс Столтенберг
Йенс Столтенберг

НАТО башлыгы, Вашингтон әлеге килешүне тулысынча үти, ә Мәскәү боза дип белдерде.

НАТО баш секретаре Йенс Столтенберг АКШның Русия белән төзелгән "ерак һәм якын ара ракетларны юк итү турындагы" килешүдән чыгу ниятен хуплады. Столтенберг моның өчен җаваплылыкны Мәскәүгә йөкләде.

Аның сүзләренчә, Вашингтон килешүне тулысынча үти, әмма Русия аны бозган хәлдә документ эффектив булмаячак. Шул ук вакытта Столтенберг Мәскәү гамәлләренә карамстан, НАТО Европада атом коралы куәтен арттырга җыенмый дип тә өстәде.

НАТО башлыгы бу хакта соңгы 12 елда уздырылган иң зур хәрби күнегүләр вакытында әйтте. Анда НАТО илләреннән 50 меңнән артык хәрби катнаша.

Столтенберг Төньяк Атлантик берлеге конфронтациягә омтылмый, әмма үз беректәшләрен теләсә нинди куркынычтан якларга әзер диде.

Моңа кадәр АКШ президенты Дональд Трамп Америка белән Совет берлеге 1987 елда имзалаган ерак һәм якын ара ракетларны юк итү турындагы килешүне гамәлдән чыгарырга җыенуы турында белдергән иде. Ул Русия ягы килешүне бозды дип саный. Трамп шулай ук АКШ атом арсеналын арттырырга әзер диде.

АКШ президентының иминлек мәсьәләcендә киңәшчесе Джон Болтон Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда да бу хакта сөйләште. Кремль яңа килешү турында сөйләшүләр башланмыйча искесеннән баш тарту куркыныч дип саный.

XS
SM
MD
LG