Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп миграция сәясәтен янә кырыслату турында белдерде


Дональд Трамп

АКШ президенты Дональд Трамп киләсе атнада АКШта миграцияне җайга салу планы тәкъдим ителәчәген әйтте.

Кушма штатлар илгә канунсыз кергән кешеләргә сыену бирмәячәк. Бу хакта Ак йортта узган брифингта АКШ президенты Дональд Трамп белдерде. Аның сүзләренчә, канун бозган мөһаҗирләр АКШта сыену ала алмаячак.

Трамп шулай ук киләсе атнада президент идарәсе АКШта миграцияне җайга салу планын тәкъдим итәчәк диде.

Шушы көннәрдә Дональд Трамп илдә туган һәр кешенең АКШ ватандашлыгы алу хокукы турында АКШ Конституциясендә язылган өлешен гамәлдән чыгарырга җыену турында әйтте. Моннан тыш, ул Латин Америкасы илләренә ярдәмне туктату белән дә янады. Әлеге илләрдән АКШка таба мөһаҗирләр килә.

XS
SM
MD
LG