Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русал" ширкәте АКШ чикләүләре сәбәпле Русиядә теркәлмәкче


Олег Дерипаска
Олег Дерипаска

"Русал"ның төп хуҗасы Олег Дерипаска ширкәтне Джерси утравыннан Русиядәге офшорларның берсенә күчерәчәк дип белдерде.

"Русал"ның Русия юрисдикциясенә күчүе "хиссә тотучыларның һәм ширкәтнең мәнфәгатьләренә туры килә" диелә Һонконг фонд базары сайтында чыккан белдерүдә.

"Русал" Русиядә "халыкара ширкәт" статусы алачак, ягъни аерым хокукый тәртип кертелгән төбәктә теркәләчәк. Бу офшорларның бер төре дияргә мөмкин.

Русиядә аерым хокукый режимлы мәйданнар булдыру турында канун быел июль аенда кабул ителгән иде. Алар Калининград өлкәсенең Октябрьский утравында һәм Приморски краеның Русский утравында төзеләчәк. Офшорлар чикләүләргә эләккән Русия эшмәкәрләренә ярдәм чарасы булачак дип фаразлана.

"Русал"ның әлеге карарын Русия хакимиятләре хупларга тиеш. Әмма ширкәтнең Русиягә күчерелүе "күп факторларга бәйле" һәм әлеге эш барып чыкмаска да мөмкин диләр.

АКШ Конгрессы былтыр Америка дошманнарына каршы тору турында кабул иткән канунга ярашлы Кушма штатлар 6 апрельдә Русиянең 24 ватандашына һәм 14 ширкәтенә чикләүләр керткән иде. Исемлектә Олег Дерипаска да бар. Бу хәлдән соң "Русал" ширкәтенең хиссәләре арзанайды.

Ширкәтнең хиссәләр тотучыларының мәнфәгатьләрен яклау өчен Олег Дерипаска май аенда вазифасыннан китте.

XS
SM
MD
LG