Accessibility links

Кайнар хәбәр

Калгари халкы 2026 елда Олимпия уеннарын кабул итүдән баш тарткан


Калгари күренешләре
Калгари күренешләре

Канаданың Калгари шәһәрендә уеннарны кабул итү турында референдум уздырылган. Халыкның 56 проценты Олимпиадага каршы тавыш биргән.

Канада 2026 елда Олимпия һәм Паралимпия уеннарын кабул итмәячәк. Уеннарны Калгари шәһәрендә уздыру планлаштырылган иде. Әмма шәһәр халкы референдумда Олимпиадага каршы тавыш биргән. CBC телеканалы хәбәр итүенчә, референдумда 300 меңнән артык кеше катнашкан, аларның 56 проценты уеннарга каршы булуын белдергән.

Калгари шәһәр шурасы Олимпия уеннарын уздыру турындагы карарны 19 ноябрьдә кабул итәчәк. Аннары уеннар уздыруга дәгъва гаризасын Халыкара олимпия комитететыннан алырлар дип фаразлана.

2026 елгы Олимпиада башкаласын сайлау киләсе елда Лозаннада Халыкара олимпия комитетының 132нче сессиясендә узачак. Калгаридан тыш, анда Италиянең Милан һәм Кортина-д'Ампеццо шәһәрләре һәм Швеция башкаласы Стокһольм гаризалары каралырга тиеш.

XS
SM
MD
LG