Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә президент сайлауда Саломе Зурабишвили җиңде


Саломе Зурабишвили

Саломе Зурабишвили сайлаучыларның 59,5 процент, аның көндәше Григол Вашадзе - 40 процент тавышын җыйган.

Грузиядә президент сайлауда Саломе Зурабишвили җиңде. Моны илнең үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары күрсәтә. Сайлау кәгазьләренең 100 процентын диярлек санаганнан соң, икенче турда Зурабишвилига халыкның 59,5 проценты тавыш бирүе ачыкланган. Оппозиция намзәте Григол Вашадзе 40 процент җыйган.

Чит илләрдә тавыш бирүчеләрне санамаганда, Грузия президентын сайлауга сайлаучыларның 56 проценты килгән. Зурабишвили Грузиянең бөтен эре шәһәрләрендә, шул исәптән Тифлиснең ун сайлау бүлгесендә, Кутаиси, Поти, Батуми, Зугдиди һәм Горида җиңеп чыккан.

Зурабишвили да, Вашадзе да элек Грузиянең тышкы эшләр министры булып эшләде. Саломе Зурабишвилига "Грузия хыялы" фиркасе теләктәшлек күрәсәтә. Аның сайлау алды програмында Грузиянең НАТОга керүе һәм илнең тыныч берләшү темалары бар.

Григола Вашадзе намзәтен элекке президент Михаил Саакашвилиның "Бердәм милли хәрәкәте" җитәкчелегендә оппозиция коалициясе тәкъдим иткән иде.

Сайлауның беренчы туры бер ай элек узды, анда да Зурабишвили күбрәк тавыш җыйды, әмма 50 процентлык киртәне уза алмады. Оппозиция ул вакытта хакимиятне тавыш бирү нәтиҗәләрен ялганлап күрсәтергә омтылуда гаепләде. Михаил Саакашвили Грузиядә "халык ачуының дулкыны күтәрелергә мөмкин" дип кисәтте.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG