Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ: Русия украин диңгезчеләрен тоткарлаган өчен җавап тотачак


Әсирлеккә алынган украин диңгезчеләре
Әсирлеккә алынган украин диңгезчеләре

Русия әсирлектәге украин диңгезчеләрен азат итмәгән очракта, АКШ чаралар күрәчәге турында кисәтте.

Русия Керич бугазындагы вакыйгада тоткарлаган украин диңгезчеләрен азат итәргә тиеш. Югыйсә Мәскәү өчен моның нәтиҗәләре начар булырга мөмкин. Бу Вашингтон игътибарыннан читтә кала торган мәсьәлә түгел диде АКШ дәүләт департаменты вәкиле. Америка "бәяне күтәрүне дәвам итәчәк, Русиягә "аны түләргә туры киләчәк", диде ул.

АКШ дәүләт департаменты шулай ук Европа берлеген "Төньяк агым-2" проектыннан баш тартырга да чакыра. Европада Украинаны урап узучы газ инфраструктурасы күбрәк булган саен, Русиянең хәрби агрессиясен авызлыклау кыенрак булачак диләр дәүләт департаментында.

Украинаның Кораллы көчләр баш штабы җитәкчесе Виктор Муженко Русия ягыннан килгән сугыш куркынычы 2014 елдан соң иң зурысы дип белдергән иде. "Каршыбызда агрессор, аның хокукый да, әхлакый да, башка кысалары да юк. Украинага каршы актив сугыш гамәлләрен кайчан башлавын фаразлау авыр", диде Муженко Reuters агентлыгына интервьюда. Аның сүзләренчә, Русия Украина чикләрендә танкларын арттырган, ике атна эчендә танклар саны 93тән 250гә җиткән.

25 ноябрь иртәсендә Русия хәрбиләре Керич бугазында Украинаның Одессадан Мариупольга юл тоткан өч хәрби корабын һәм андагы диңгезчеләрне әсир итеп алды.

Киев Мәскәүне провокациядә гаепли һәм әлеге гамәлне агрессия дип атый.

XS
SM
MD
LG