Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда берләшкән протест чарасы узды


Казанның "Меңьеллык" мәйданында хакимият башбаштаклыгына каршы митинг узды. Анда төрле шигарьләр белән якынча 720 кеше катнашты.

2011 елдан бирле Казан үзәгендә, "Меңьеллык" мәйданында протест чарасының узганы юк иде. Чараны яңа оешкан "Татарстан иҗтимагый шуралары" хәрәкәте оештырды. Казан хакимиятенә митинг турында гариза биргән Равил Мөхәммәтҗанов моңарчы аны полиция эзәрлекләвен белдерде.

Чара нәтиҗәсендә резолюция кабул ителде. Анда Татар милли университетын булдыру, татар телен чыннан да дәүләт теле булып куллануын тәэмин итү, Путиннан туган телне ихтыяри укыту турында федераль канунны кире кагу таләп ителә.

Моннан тыш резолюциядә пенсия реформасын да кире кагу сорала, канунның "хаталы, уйланылмаган, күпчелек халыкның мәнфәгатьләренә туры килмәгәне" турында әйтелә.

Резолюциядә Татарстанда чүп яндыру заводларын төзүне тыю кирәклеге дә таләп ителә, радиацион нурланыш кичергән продукциягә махсус тамагалар куярга тәкъдим ителә.

Азатлык митингтан җанлы трансляция алып барды:

фикерләр (3)

XS
SM
MD
LG