Уфа һава аланында "Урал авиалинияләре" ширкәтенең Airbus A321 очкычы һавага күтәрелгәндә койрыгы белән юлга бәрелгән. Бу хакта Русия мәгълүмат агентлыклары хәбәр итә.
Очкыч Түбән Варта шәһәренә юнәлгән булган. Командир әлеге хәлдән соң Екатеринбур һава аланына төшәргә карар кылган. Очкычны төзекләндерергә җибәрәчәкләр.
165 юлчы Түбән Вартага башка очкыч белән очачак.
Уфа аланында әлеге вакытта тикшерү эшләре бара, диелә.