Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров: Русия "ДНР" һәм "ЛНР"ны таныса, калган Украинаны югалтачак


Сергей Лавров

Сергей Лавров, "ДНР" белән "ЛНР"ны таныган очракта, Русия калган Украинаны югалтачак дип белдерде, Украина хакимиятен "неонаци" режимы дип атады. Ул шулай ук Порошенко Русиягә чикләрендә провокация әзерли дип саный.

Русия Лугански һәм Донецки халык республикаларын ("ДНР" һәм "ЛНР") таныган очракта, Украинаның калган өлешен югалтачак. Бу хакта Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров "Комсомольская правда" радиосында белдерде.

Ул шулай ук Украина режимы "неонаци" сыйфатларына ия диде. "Без Украина белән сугышмыйбыз, наци һәм неонаци сыйфатлары булган украин режимы белән Донбасста яшәүче Украина ватандашлары сугыша", дип китерә Лавров сүзләрен ТАСС.

Моннан тыш, Русия министры Украина президенты Петр Порошенко Русия белән Украина чигендә декабрь ахырында провокация әзерләргә мөмкин дип белдерде.

2014 елның язында Украинаның көнчыгышында Русия тарафлы фетнәчеләр "ДНР"ның дәүләт суверенитеты турында игълан итте. Шул вакытта Русиядә Украинаның көнчыгышындагы җирләр "Новороссия" дип атала башлады. Әмма бер елдан соң Кремль тарафлы әлеге проект ябылды.

Украина һәм Көнбатыш илләре Кремльне Донбасста фетнәчеләргә ярдәм итүдә гаепли. Русия Украина көнчыгышындагы хәрби чараларда катнашуын кире кага.

фикерләр (4)

XS
SM
MD
LG