Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп демократлар белән сөйләшүләрне ташлап чыгып киткән


Дональд Трамп

АКШ президенты демократлар белән "шатдаун" хәлен ("федераль хөкүмәтнең вакытлыча ябылып торуы) туктату турында сөйләшүләргә багышланган җыелыштан чыгып киткән. Моңа Америка чигендә дивар төзү турында сорауга тискәре җавап сәбәп булган.

Сөйләшүләрдә Сенатта демократик азчылык башлыгы Чак Шумер һәм Вәкилләр пулаты спикеры Нэнси Пелоси катнашкан. Дональд Трамп соңрак Твиттерда үзенең җыелыштан чыгып китүен язды. Моңа Нэнси Пелосиның Мексика чигендә дивар төзүгә бәйле сорауга тискәре җавабы сәбәп булган. Трамп очрашуны "бушка вакыт уздыру" дип атады.

АКШ Конгрессында демократлар лидерлары үз дигәненә ирешә алмаган президентның "котыру өянәгенә" шаһит булдык дип белдерде.

Президент Трамп дүшәмбе телевидение аша беренче мөрәҗәгатендә Америка-Мексика чикләрендә килеп туган вазгыятьне һуманитар кризис дип атады. Ул канун чыгаручыларны чик буенда дивар төзүне финанслауга чакырды.

Элегрәк Трамп Конгресстан дивар төзү өчен 5,7 миллиард доллар сораган иде. Әмма Конгрессның демократик күпчелеге финанслауны хуплаудан баш тартты. Бу Американың кайбер хөкүмәт оешмаларын эштән туктатып торуга китерде. "Шатдаун" дип аталган әлеге хәл илдә өченче атна дәвам итә.

Җавап сүзендә Вәкилләр пулаты спикеры Нэнси Пелоси һәм Сенатта демократик азчылык башлыгы Чак Шумер президентны "кирәксез" дивар төзүгә миллиардлаган доллар тотарга җыенуда гаепләде. Демократлар лидерлары көньяк чикләрдә кризис барлыгын кире какты. Алар хөкүмәт оешмалары тулысынча эшли башлаганнан соң гына Америка-Мексика чигендә иминлек тәэмин итү мәсьәләсендә Трамп белән хезмәттәшлек итәчәкләре турында белдерде.

Демократлар Мексика чигендә иминлек тәэмин итү өчен 1,3 млрд доллар бүләргә тәкъдим итте.

АКШның көньяк чикләрендә дивар төзергә Трамп сайлау алды кампаниясе вакытында вәгъдә иткән иде. Койма төзүгә киткән чыгымнарны ул Мексика каплаячак диде. Әмма Мексика җитәкчелеге моннан баш тартты.

АКШ президенты 10 гыйнварда Америка-Мексика чигенең Техас штатындагы өлешенә барырга җыена.

Шатдаун нәтиҗәсендә 9 гыйнвардан АКШның Русиядәге илчелеге сайты яңартылмый башлады. Бу шулай ук Беларус, Казакъстан, Эстония һәм башка илләрдә дә күзәтелә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG