Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия юстиция министрлыгы Курбединовны адвокатлар коллегиясеннән чыгаруны таләп итә


Адвокат Эмиль Курбединов
Адвокат Эмиль Курбединов

Министрлык Курбединовны экстремизмда гаепләп ачылган административ эшләргә сылтана.

Русия юстиция министрлыгы Кырымда кырымтатар активистларын яклаучы адвокат Эмиль Курбединовны 2019 елның 1 мартына кадәр "Кырым адвокатлар коллегиясеннән" чыгарырга таләп итә. Бу хакта "Новая газета" хәбәр итә. Министлык аннексияләнгән Кырымдагы район мәхкәмәләре карарларына сылтана. Анда Курбединовка карата экстремистик эшчәнлектә гаепләп административ эшләр каралган иде.

Адвокат Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы символикасын 2013 елда Facebook һәм Вконтакте социаль челтәрләрендә таратуда гаепләнә. "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы ул вакытта Украинада тыелмаган иде. Курбединовны 2017 һәм 2018 елда ике тапкыр административ сак астына алдылар. Ул үзен гаепле дип санамый, эзәрлекләнүен сәяси сәбәпләргә бәйле дип белдерә. Эмиль Курбединов Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда кырымтатар активистларының мәнфәгатьләрен яклый.

2017 елның гыйнварында Курбединовка Front Line Defenders халыкара премиясе тапшырылды. Әлеге премия куркыныч астында калучы кешеләрнең хокукларын яклаучыларга бирелә. Бүләкне оештыручылар Курбединовны сак астына алуны да хөкем итеп чыкты.

Эмиль Курбединов коллегиядән үз ихтыяры белән чыкмаячагын белдерде. Әмма аны мәхкәмә карары белән чыгарырга мөмкиннәр. Әгәр Курбединов чыгарылмый икән, бу Кырым адвокатлар коллегиясен бөтенләй юк итү өчен сәбәп булырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG