Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә кырымтатар активисты Эдем Бекировны сак астында калдырды


Эдем Бекиров мәхкәмәдә видеоэлемтә аша катнаша

10 гыйнвар Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе адвокатларның аппеляция шикаятен кире кагып Эдем Бекировны 11 февральгә хәтле сак астында калдырды.

Адвокат Ислям Велиляев шикаятькә Эдем Бекировның 1нче группа инвалид, берничә авыру белән авырганын раслаган медицина белешмәләрен тәкъдим итеп Бекировны өй сагына күчерүне сораса да, мәхкәмә аппеляцияне кәнәгәтләндермәде. Адвокатның Бекировны вакытлы изоляторның медицина бүлегенә күчерү тәкъдиме дә җавапсыз калган. "Эдем Бекиров яшәү белән үлем чигендә", диде Ислям Велиляев мәхкәмә барышында.

Тагын бер адвокат Алексей Ладин Бекировның сәламәтләге турында 87 бит медицина кәгазьләре булуын, аны сак астында тотарга ярамаганын, көненә 16 төрле дару кулланганын, ампутацияләнгән аягын көн дә бәйләргә кирәкләген, Акмәчеттәге табиблар аның канында шикәр күрсәткече бик югары булганына шакатканнарын, ул теләсә кайсы вакытта аңын югалту хәвефе алдында торганын сөйләде.

Ләкин мәхкәмә бу дәлилләргә карамастан прокурорның таләбен үтәп Эдем Бекировны ике айга сак астында калдырды.

Украинаның Кырымга якын урнашкан Новоалексеевка бистәсендә яшәүче, аягы ампутацияләнгән, култык таяклары белән йөргән, йөрәгенә операция ясалган, шикәр чире белән авыру, беренче группа инвалид Эдем Бекиров узган елның 12 декабрендә Кырымга барганда Чонгар чик капкасында ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланып Акмәчеткә китерелә һәм сак астына алына. Аның аягында яра төзәлми, йөрәк өянәкләре ешайган, хәле бик начар, аның үлүе ихтимал дип хәбәр итте адвокаты.

Европа берлеге ФСБ тарафыннан канунсыз тоткарланган Эдем Бекировны азат итәргә, аңа тиешле медицина ярдәме күрсәтергә таләп итте.

Британия тышкы эшләр министрлыгы Эдем Бекиров һәм башка сәяси тоткыннарның эшләре хакында Русиядән тәфсилле мәгълүмат таләп итәчәк. Бу хакта Украинаның Британиядәге илчелеге хәбәр итте. Моннан тыш Эдем Бекиров Британия парламенты һәм хөкүмәте тарафыннан химаяга алына.

12 гыйнварь Херсонда Эдем Бекировка тәләктәшлек белдереп митинг узачак.

XS
SM
MD
LG