Accessibility links

Салаватның туган көн концерты

10 гыйнвар Казанның Филармония залында җырчы Салават Фәтхетдинов 59 яшьлек туган көнен концерт белән бәйрәм итте. Тамашаны карарга Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, гадәттән тыш хәлләр министры, элекке ЮХИДИ башлыгы, зур оешма-ширкәтләрнең җитәкче-түрәләре килде. Салават аларны махсус тәкъдим итмәде, концерт азагында "тел мәсьәләсенә килгәндә дә гамьсез булмыйк" дип, "Мин яратам сине Татарстан" җыры белән йомгаклады.

XS
SM
MD
LG