Accessibility links

Кайнар хәбәр

2018-нең 11 аенда Русиядә үлүчеләр туучыларга караганда 193 мең кешегә артыграк булган


Казанда татар зираты
Казанда татар зираты

Үлүчеләр санының иң зур күрсәткече Псков, Смоленски, Тамбов, Тверь һәм Тула өлкәләрендә теркәлгән. 2023-2024 елларда вазгыять яхшыра башлар дип көтелә.

2018 елның 11 аенда Русиядә үлүчеләр саны туучылардан 193 мең кешегә артыграк булган. Бу хакта Гайдар форумы утырышында вицер-премьер Татьяна Голикова белдерде.

Аның сүзләренчә, үлүчеләр санының иң зур күрсәткече Псков, Смоленски, Тамбов, Тверь һәм Тула өлкәләрендә теркәлгән. Төньяк Кавказ төбәгендә, Якутиядә, Тыва республикасында һәм Төмән өлкәләрендә халык санының табигый артуы күзәтелә ди Голикова.

Хөкүмәт илдәге мондый тискәре вазгыять 2023-2024 елларда уңайга таба үзгәрә башлаячак дип саный.

Декабрь ахырында Росстат та халык санының 10 ел эчендә беренче тапкыр кимүен күрсәтүче мәгълүмат чыгарган иде. 10 ай эчендә табигый кимү 180,5 мең кеше, ә миграция үсеше 101,8 мең кеше тәшкил иткән. Шулай итеп, миграция агымы табигый кимүне 56,4 процентка гына каплаган. Ел ахырына кадәр бу тренд үзгәрмәячәк дигән иде экспертлар.

Табигый кимүнең төп сәбәбе – бала табуның кимүе. Әлеге тенденция 1990 елларда туган кешеләрнең бала табу яшенә җитү белән аңлатыла. Ул елларда да балалар аз туган иде.

XS
SM
MD
LG