Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләр илдәге "мәңгелек" фәкыйрьлектән ояла, ә Кырымны кушу белән горурлана


Русияләрнең 61 проценты "бөек илнең мәңгелек хәерчелек һәм җайсызлыкта" яшәве өчен оялуы турында белдергән. Шул ук вакытта Русия халкы Кырымны кушу белән горурлана.

Русия халкы шулай ук гадәтләр дорфалыгы, тупаслык, кешеләрнең бер-берсенә хөрмәтсезлегеннән (37 процент), Көнбатыштан артта калудан (24 процент) ояла. Бу хакта РБК китергән Левада үзәге сораштырулары күрсәтә.

Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, русияләр Совет Берлеге таркалуыннан да ояла. Моннан оялучылар саны 33 проценттан 45 процентка җиткән. Социолог Карина Пипия сүзләренчә, үткән заманга мөрәҗәгать итү хәзерге вакытта горурланырлык нигез булмаганлыктан килә.

Шулай да 2014 елдан башлап Русияне бөек дип санаучы респондентлар арта. СССР таркалганнан соң русияләр үзләрен бөек илдә яшәү хисен югалта, ә Кырымны кушу әлеге хисне компенсацияләде ди Пипия.

"Русия тарихында кайсы вакыйга сездә горурлык хисе уята" дигән сорауга, респондентларның 87 проценты Икенче дөнья сугышында җиңүне, 50 проценты галәмне өйрәнүдә уңышларны һәм 45 проценты "Кырымны тарихи ватанына кайтаруны" атый.

Русия Кырымны 2014 елда Украина кануннарына каршы чыгып, Кырымга гаскәр кертеп хәрбиләр күзәтүе астында уздырылган "референдум" нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Көнбатыш илләре моны халыкара нормаларны бозу дип саный.

XS
SM
MD
LG