Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сбербанк.онлайн" һәм 2ГИС ФСБга мәгълүмат тапшырырга тиеш булачак


"Сбербанк.Онлайн" һәм 2ГИС әсбаплары "мәгълүмат таратуны оештыручылар" исемлегенә кертелгән.

Роскомнадзор карары нигезендә "Сбербанк.Онлайн" һәм 2ГИС онлайн-хариталар әсбаплары һәм тагын берничә сайт махсус хезмәтләрнең беренче таләбе белән аларга мәгълүмат тапшырырга мәҗбүр булачак. Ул сайтлар "мәгълүмат таратуны оештыручылар" исемлегенә кертелгән. Моңа "Роскомсвобода" игътибар иткән.

Әлеге исемлек берничә көн элек шактый киңәйде. Аерым алганда аңа stihi.ru, proza.ru кебек әдәби сайтлар, төбәкләрдә чыгучы кайбер матбугат чаралары порталлары керде. Бу сайтлар ФСБга кулланучыларның мәгълүматын, шул исәптән, аларның шәхси аралашулары турында мәгълүматларны да тапшрырырга тиеш булачак.

"Яровая кануннарына" ярашлы, бу исемлектәге сайтлар кулланучыларның барлык язганнарын алты ай, ә язышу турындагы мәгълүматны бер ел дәвамында сакларга тиеш.

XS
SM
MD
LG