Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан 2023 елда Европа уеннарын уздыруга гариза тапшырган


Архив фотосы
Архив фотосы

Русия Олимпия комитеты Казанның 2023 елда Европа уеннарын уздыруга гариза тапшыруын хуплаган.

2023 елда Казанда Европа уеннары уздырылырга мөмкин. Бу хакта Русия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков белдергән диелә оешманың матбугат хезмәте хәбәрендә.

"Киләсе Европа уеннарын үзендә уздыру өчен Казан гариза тапшырды. Русиянең Олимпия комитеты әлеге карарны тулысынча хуплый һәм һәр яклы ярдәм күрсәтергә әзер. Бу юнәлештә оештыру комитеты һәм төбәк җитәкчелеге белән эшләячәкбез", дигән Поздняков.

Беренче Европа уеннары Азәрбайҗан башкаласы Бакуда 2015 елда узды. Спортчылар 29 спорт төрендә көч сынашты. Икенче уеннар Беларус башкаласы Минскида 2019 елның июненә планлаштырылган.

Соңгы елларда Казанда халыкара дәрәҗәдә берничә спорт ярышы, шул исәптән, 2013 елда Универсиада, 2018 елда футбол дөнья беренчелеге уеннары узды.

XS
SM
MD
LG