Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы активисты Вконтактедагы төркемне татарларны мыскыл иткән өчен җавапка тартырга чакыра


Чаллы активисты Алмаз Имамов Вконтакте челтәрендәге "За единое образовательное пространство в России" төркемендә катнашучыларны татарларны мыскыл итүдә гаепли.

Чаллыдан активист Алмаз Имамов Вконтакте челтәрендәге "За единое образовательное пространство в России" төркеменә керүчеләрне татарларны мыскыл иткән язулар өчен җинаять җаваплылыгына тартуны сорап ФСБка мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгатьнең копиясе Idel.Реалиида бар.

Имамов сүзләренчә, анда язучылар "Русия һәм Татарстанда урыс һәм татар телләрен тигез куллануны күздә тоткан канунны үтәүне таләп иткән өчен татарларга карата көч куллануга чакырганнар". Активист үз мөрәҗәгатенә Вконтактедагы әлеге сүзләрне дә беркеткән.

"Бу биттә татарларны дискриминацияләү һәм урыс милләтеннән булган кешеләрне хезмәтләндерүгә өстенлек булдырылуны җинаятькә тиңләгән өчен татарны рухи авырулар хастаханәсенә ябарга чакыралар. Комментарлар эчтәлегенә караганда, аларны язучылар көч куллануга чакыра", дип күрсәткән Имамов үз мөрәҗәгатендә.

XS
SM
MD
LG