Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия концерны 25 ел дәвамында Әбҗәлил районында бакыр чыгарачак


Башкортстанның Әбҗәлил районында 2,09 дүрткел чакрымлы мәйданда мәгъдән чыгарылачак. Лицензия 25 елга бирелгән.

"Русия бакыр ширкәте" концерны Әбҗәлил районында җир асты байлыкларын үзләштерү хокукы сатып алган. Рөхсәт 25 елга бирелгән, бу вакыт эчендә концернга караган "Александаринская горно-рудная компания" (АГК) биредә бакыр мәгъдәне чыгарачак. Бу хакта оешма хәбәренә сылтанып, Башкортстан медиасы хәбәр итә.

Эшкәртеләсе мәйдан зур гына - 2,09 дүрткел чакрым тәшкил итә. Геология тикшеренү эшләре тугыз ай эчендә башланыр дип көтелә.

Социаль челтәрләрдә әлеге хәбәргә борчылу белдерәләр. Сибай гына җитмәгән иде, хәзер Әбҗәлил булачакмы диләр. "Ни өчен халык фикерен белешмиләр, җәмәгать тыңлаулары булдымы?", дип сорыйлар.

Сибай халкы былтырдан бирле начар искә зарлана. Шәһәр тирәсендә ташландык карьерда мәгъдән яна, шуның исе чыга дип белдерелде. Әлегә кадәр проблем хәл ителми.

Башкортстанда шулай ук "Сода" ширкәтенең шиханнарны алуына каршы кампания дә бара. Торатау шиханы саклап калынды, әмма Куштауны ширкәткә биреләчәк диде республика вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG