"Кырым һәм кырымнар башка русияләр өчен батырлык үрнәге булып тора." Бу хакта Акмәчеттә "Россия сегодня" агентлыгының матбугат үзәгендә очрашуда Татарстанның Иҗтимагый пулаты җитәкчесе урынбасары Татьяна Забегина белдерде.
"Кырым безгә, русияләр өчен - безнеке. Кичәге көн минем өчен барын да үзгәртте. Кырымның һәм кырымнарның безнең өчен ни икәнен хәзер аңлыйбыз. Кырым һәм кырымнар - батырлык, туплануга осталык үрнәге булып тора. Бу хакта әле безгә уйлыйсы һәм моны аңлыйсы бар", дип китерә аның сүзләрен РИА Новости.
Забегина Кырымда "чын ватанпәрвәрлек һәм активлык" хөкем сөрә дигән фикердә. "Без монда өметләрнең чынга ашу мөмкинлеген күрдек. Биредә хыяллар, планнар тормышка аша", ди Татарстан вәкиле.
12 февраль Кырымга өч көнлек эш сәфәре белән Татарстан Җәмәгать пулатының 12 кешелек төркеме килде. Татарстаннар Кырым белән хезмәттәшлекнең перспективаларын билгеләмәкчеләр.
Делегация белән очрашкан Кырым Югары шурасы рәис урынбасары Эдип Гафаров ярымурауда инфраструктура объектлары төзелеше турында сөйләде.
13 февраль кунаклар Кырым сәнәгать-педагогия университетының кырымтатар милли киемнәр лабораториясе эшчәнлеге белән таныштылар, университет галимнәре белән очрашты, аларга кечкенә концерт куелды.
Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей тыюлыгы җитәкчесе Гөлзада Руденко Кырымда милләтара мөнәсәбәтләр, магариф, мәдәният, саулык саклау, дигитальләштерү, халык дипломатиясе, мәгълүмати хәвефсезлек өлкәсендә мондагы җәмагать пулаты белән эшчәнлекне кору перспективаларын өйрәнергә теләүләре турында белдерде.
Кырым Җәмәгать пулатының рәисе Григорий Иоффе исә ике республика арасында тыгыз элемтәләр булуын, Кырымга 2014 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килгәнен сөйләп, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклашуның мөһимлеген белдерде.
Татарстан делегациясенең Бакчасарай районына, Акъярга сәфәр кылуы да мәгълүм. Ике республика җәмәгать пулатлары арасыда хезмәттәшлек турында килешү дә төзелгән.
2014 елның мартында Татарстан президенты җитәкчелегендә делегация Кырымга килеп, ярымутрауның Русия тарафлы хакимияте белән хезмәттәшлек турында килешү төзелгән иде. Ике елга якын Татарстан Кырымның Бакчасарай шәһәренә һәм районына булышып килде. Очрашу вакытында күп кенә вәгъдәләр дә бирелде. Аерым алганда, Миңнеханов АТР телеканалын Кырымда саклап калырга кирәк дип тә белдергән иде. Әмма бу канал 2015 елда Киевка күчеп тапшыруларны аннан алып барырга мәҗбүр ителде.
Русия мәктәпләрендә туган телләрне ихтыяри укыту турындагы канун кабул ителгәнче дә, кырымтатар телен ихтыяри укыту хәстәре күрелә башлаган иде. 2017 елда Григорий Иоффе "Кырымда өч дәүләт теле – рус, украин һәм кырымтатар теле – бу дөрес, ләкин һәр дәүләт телен мәҗбүри укыту – дөрес түгел, бу – бозыклык, мәсьәләне 'вульгарно' аңлау. Дәүләт телләрен 1нче сыйныфтан укыту һич тә зарур түгел", дигән иде.