Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның 16 штаты Трампның гадәттән тыш хәл тәртибе кертүен мәхкәмәгә шикаять итте


Дональд Трамп
Дональд Трамп

Шикаять тапшыручылар президент бюджет акчаларын үзе теләгәнчә тота алмый дип белдерә.

Калифорния, Нью-Йорк һәм тагын 14 штат АКШ президенты Дональд Трампның Мексика чикләрендәге районнарда гадәттән тыш хәл тәртибе кертү фәрманына киртә куюны сорап, Сан-Фрнациско мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

Трампка әлеге фәрман чик буенда дивар төзүгә Конгресс биргәннән күбрәк акча юнәлтү өчен кирәк иде. Шикаять тапшыручылар бюджетны Конгресс кына контрольдә тота ала, башка максатлар өчен бүленгән акчаларны дивар төзүгә президент үзе генә бүлә алмый дип белдерә.

Конгресс дивар төзүгә алты миллиард тирәсе доллар бирүдән баш тартканнан соң, узган җомгада АКШ президенты Дональд Трамп илнең Мексика белән чиктәш төбәкләрендә гадәттән тыш хәл кертте. Дивар төзү Трампның сайлау алды вәгъдәләренең берсе иде.

Вашингтонда, Чикагода һәм башка шәһәрләрдә активистлар Трампның әлеге карарына каршы протест чаралары уздырды.

XS
SM
MD
LG